Казанга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич эш сәфәре кыла

23.11.2017

Бүген Казанга эш сәфәре белән (2017 елның 23-24 ноябре) Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде.

«Казан» халыкара аэропортында Михаил Бабичны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.   

Иртәгә, 2017 елның 24 ноябрендә, Михаил Бабич Теләче  муниципаль районына барачак дип көтелә, анда Теләче районы төзелү көненә багышланган чаралар узачак.

Моннан тыш, Михаил Бабич III Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелеге форумында катнашачак, аннары Олимпия чемпионкасы Дарья Шкурихина призларына «Уңыш түбәсендә» нәфис гимнастика II ачык турнирын караячак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.