Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов «Россия» халыкара икътисади форумында катнаша

30.01.2008

Бүген Мәскәүдә (Кунаклар сарае) «Россия» халыкара икътисади форумы ачылды. Ул 1 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. Форумда Татарстан Республикасы исеменнән Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация эш алып бара. Аны Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының тышкы икътисади эшчәнлек буенча Премьер-министр ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Ак Барс” банкы Директорлар советы рәисе Роберт Мусин һәм башкалар озатып йөриләр.
Шуны искәртик: чараны оештыручы - “Тройка Диалог” (“Диалог Өчлеге”) инвестицион компаниясе. Ул “Россия” форумын Россиянең инвестицион киләчәге турында фикер алышу һәм чираттагы финанс елына перспективаларны формалаштыру өчен яңа дискуссия мәйданына әверелдерде. Форум беренче тапкыр уза, анда меңнән артык кеше – халыкара инвестицион берләшмәләр, Россия сәяси һәм бизнес-элитасы вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, финанс хезмәткәрләре, дөньяның эре компанияләре башлыклары, Россия, БДБ илләре, Европа һәм АКШ илләреннән булган чиновниклар һәм сәясәтчеләр катнаша.
Форумны тантаналы ачу кысаларында катнашучыларга “Тройка Диалог” (“Диалог Өчлеге”) компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Рубен Варданян сәламләү белән мөрәҗәгать итте.
Аннан соң Россия алдында тора торган яңа бурычларга багышланган доклад белән Россия Федерациясе вице-премьеры, Россия Федерациясе финанс министры Алексей Кудрин чыгыш ясады.
Ул, аерым алганда, 2007 елда Россиядә икътисади үсешнең 7,8% тәшкил итүен (2006 елдагы 7,4 % белән чагыштырганда) әйтте.
Кудрин әфәнде сүзләре буенча, бөтен дөньяда икътисади күрсәткечләрнең төшүенә карамастан, бездә икътисадның күтәрелүе күзәтелә. Һәм бу Россиягә кыска вакытлы инвестицияләрдән озак вакытлы капитал салуга күчү мөмкинлеге бирә. Якындагы 8 ел эчендә Россия икътисады заманча һәм инновацион төс алачак, дип билгеләп үтте финанс министры.
Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның “Гомум икътисади үсеш чыганагы буларак, төбәкләрнең икътисади үсеше” дигән сессиядә доклад белән чыгыш ясавы көтелә.
“Россия” халыкара икътисади форумы кысаларында шулай ук “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинның чыгышы игълан ителде.
Форумның бүгенге программасы глобаль базарда Россиянең тоткан урыны, Россиядә урта сыйныфның үсеш перспективалары, корпоратив бурычка алуны финанслау прблемалары кебек актуаль темаларны үз эченә ала.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте