Россия аэрокосмик югары уку йортларының Укыту-методик берләшмәсе һәм А.Н. Туполев исемендәге КДТУ Химаячеләр Советының берләштерелгән утырышы булды

28.01.2008

2008 елның 28 нче гыйнварында Россия югары уку йортларының Укыту-методик берләшмәсе һәм А.Н.Туполев исемендәге КДТУ Химаячеләр Советының яңа шартларда аэрокосмика өлкәсен үстерүнең кадрлар белән һәм фәнни яктан тәэмин ителеше мәсьәләләренә багышланган берләштерелгән утырышы булды. Утырышта аэрокосмика комплексы югары уку йортларының Укыту-методик берләшмәсе рәисе, Мәскәү авиация институты ректоры Геращенко А.Н., “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ нең Персонал белән идарә итү департаменты директоры Вучкович А.А., Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Соловьев В.Г., Россиянең Авиация югары уку йортлары ассоциациясе президенты Матвеенко А.М., “Казан вертолет заводы” ААҖ генераль директоры Легай В.А., “ICL-КПО ВС” ААҖ генераль директоры Дъячков В.В., “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Каюмов В.К. һәм башкалар катнашты.
Көн тәртибендә яңа шартларда аэрокосмика комплексы белгечләрен хәзерләү, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ Химаячеләр Советының яңа составын раслау һәм А.Н.Туполев исемендәге КДТУ Президентын 70 яшь тулу уңаеннан котлау мәсьәләләре каралды.
Дөнья икътисадының глобальләшүе һәм Россиянең киләчәктә Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе шартларында, Татарстан Республикасының инновацион үсеше Россия һәм дөньяда икътисади позицияләрне саклау һәм ныгыту өчен аерым әһәмияткә ия булып тора. Предприятиеләрнең кадрлар белән тиешенчә тәэмин ителүеннән, аерым алганда, аэрокосмик комплекс предприятиеләре керә торган сәнәгатьнең фәнни сыйдырышлылыгыннан башка, инновацион үсеш мөмкин түгел. Республикада инновацион үсеш өчен бөтен шартлар да тудырылган, һәм безнең предприятиеләр дөнья аренасында тигез рәвештә конкуренция алып бара алсын өчен, аларны белеп гамәлгә ашыру мөһим. “Хәзер безнең максат – заманча дөньяви таләпләргә туры килерлек итеп белгечләр хәзерләүнең сыйфатын арттыру буенча бердәм эшләрне билгеләү”, - дип билгеләп үтте Борис Павлов.
Хезмәт һәм эш белән тәэмин ителеш базары парадоксы шуннан гыйбарәт: гыйльми дәрәҗә алырга теләүчеләрнең (соискательләрнең) 70% ы югары белемле. Ә эш бирүчеләр тәкъдим итә торган буш урыннар арасында 80% ка якынын техник белгечлекләр тәшкил итә. Әлеге мәсьәләне “Мәгариф” милли проекты кураторы вазыйфасын башкарганда Дмитрий Медведев та күтәреп чыккан иде: “Белем бирүнең төп кимчелеге - гуманитарларның чамадан тыш күп чыгарылуы, ә менә яшь техник белгечләр җитешми”. “Аңлашыла: югары уку йортлары ректорлары программаларын үзгәртергә һәм, әгәр укырга теләүчеләр күп булса, азрак санда студентлар җыярга теләмиләр. Ләкин кайсы һөнәрнең кирәк, кайсыларының кирәк булмавы турында беркем дә уйламый. Болай килеп чыга: икътисад үзгәрде, ә белем бирү системасы – юк. Югары уку йортларындагы кешеләр гамәли эшкә әзер түгел”. “Эшлекле Россия” рейтингы мәгълүматларына караганда, еш кына алдагы урыннарны, классикларга караганда, техник, шулай ук тар белгечлекле югары уку йортлары алып тора. Проблема шунда: предприятиеләрнең төгәл кайсы белгечләргә мохтаҗ булуы турындагы мәгълүматларны туплау авыр, чөнки аларның бер өлеше – коммерция сере. Белем бирү проессында бизнеска, күп дигәндә, югары уку йортлары яки техникумнар каршындагы иҗтимагый советка үз кешеләрен кертү (шул рәвешчә, программалар турында фикер алышуда катнашырга мөмкин) һәм финанслауга профессорларны чакыру рөхсәт ителә.
Нәкъ менә шуның өчен дә безнең Химаячеләр советының төп максаты булып, югары техник тармаклар өчен элиталы белгечләр әзерләүнең инновацион фәнни-белем бирү үзәге буларак А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын үстерү һәм аның фәнни потенциалын сәнәгать үсешенең фундаменталь һәм өстәмә мәсьәләләрен чишүдә файдалануның актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итү тора. Кызганычка каршы, шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Россия Федерациясе Җәмәгать палатасының 2007 елгы мәгълүматлары буенча, эш бирүчеләр белем бирүнең гадәти системасына ышанычларын торган саен югалта баралар:
- һөнәри-техник училище һәм һөнәри лицейлар белән хезмәттәшлек итә торган предприятиеләр – 33%;
- урта белем бирү учреждениеләре белән хезмәттәшлек итә торган предприятиеләр – 35%;
- югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә торган предприятиеләр – 30%;
- студентларны стажировкага җибәрүне куллана торган предприятиеләр – 30%.
Нәкъ менә шушы нәрсә Татарстан Республикасында бердәм белем бирү инновацион проектларын булдыру зарурилыгының актуальлеген билгели. Ул, үз чиратында, производство тәҗрибәсен оештыру һәм профессор-укытучылар составының квалификациясен арттыру өчен, предприятиеләрнең мөмкинлекләрен киң кулланырга ярдәм итә. Аннан тыш, мондый үзара файдалы хезмәттәшлек, Россия һәм Татарстан производстволарының реаль секторы белән өйрәтү процессының тыгыз интеграциясе алга таба предприятиеләрнең җитештерүче кадрларга булган ихтыяҗын ныклы һәм тулысынча канәгатьләндерә алу мөмкинлеге бирәчәк.
Икенче мәсьәлә буенча А.Н.Туполев исеиендәге КДТУ Химаячеләр Советының яңа составы бертавыштан кабул ителде.
Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Премьер-министры Борис Павлов Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән А.Н.Туполев исемендәге КДТУ Президенты Дегтярев Геннадий Лукичка югары белем бирү өлкәсендәге уңышлары һәм Татарстан Республикасы фән һәм сәнәгатенә фәнни инженер кадрлар хәзерләүдә лаеклы өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде. Аңа гаилә бәхете, нык сәламәтлек һәм үзенең туган университетында барлык иҗади теләкләренең тормышка ашуын теләде.