Рөстәм Миңнеханов: “Статистик ресурслар мәгълүматларның дөрес һәм объектив булуын тәэмин итәргә тиеш”
29.01.2008
Татарстан Республикасында статистик ресурслар күләме елдан-ел киңәя һәм хәзер аларның дөреслеген һәм объективлыгын тәэмин итәргә кирәк. Бу турыда бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Татарстанстат) җирле органы һәм Социаль-икътисади мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, 2007 ел республика өчен уңышлы булган, барлык макроикътисади күрсәткечләр арттырып үтәлгән. Ләкин икътисади һәм социаль өлкәдә республика җитәкчелеген борчый торган проблемалар кала бирә һәм нәкъ менә шушы мәсьәләләр җентекле мониторингка эләгә (аерым алганда, өстәмә кыйммәт күрсәткече һ.б.).
Рөстәм Миңнеханов коллегиядә әйтеп үтелгән эре предприятиеләр һәм холдинглар статистик күрсәткечләренең бик күп муниципаль районнардагы чын хәлләрнең торышын бозып күрсәтүләре турындагы фикерләр белән килеште. Шуңа күрә дә, аның сүзләре буенча, статистика органнары шәһәр һәм районнардагы чын икътисади хәл турында ачык һәм тулы мәгълүмат алырлык итеп эшләргә кирәк. “Салым һәм җирле статистика органнарының тыгыз бәйләнешен булдыру кирәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы бүген республикада халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өстенлекле бурыч булып торуын һәм моның ышанычлы статистик мәгълүматлар булуны таләп итүен искәртте. “Татарстан Республикасы электрон Хөкүмәте” системасын кертү белән, республика нәтиҗәле кулланырга мөмкин булган җитди мәгълүмати ресурс алды”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул муниципаль берәмлекләрдә ышанычлы мәгълүмат җыю буенча эшне кискенләштерүне таләп итте. “Шунысы куанычлы: урындагы хакимиятләр статистик органнар эшенең мөһим һәм кирәкле булуын аңлыйлар, ышанычлы статистик мәгълүмат буларак, мондый җитди ресурсны куллануга карата кызыксынуларын белдерәләр”, - дип әйтеп китте Татарстан Республикасы Премьер-министры. Ул республиканың 2009 елга муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади хәле, демографик ситуациясе, инфраструктурасы чагылыш тапкан әзер паспортлары белән керәчәгенә ышаныч белдерде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан дәүләт статистикасы федераль хезмәте коллегиясе утырышына, эш аларның теләкләрен дә искә алырлык итеп башкарылсын өчен, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары вәкилләрен дә чакырырга киңәш бирде. “Без статистика органнарының эшен камилләштерәчәкбез”, - диде Миңнеханов әфәнде.
Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең җирле органы (Татарстанстат) җитәкчесе һәм Социаль-икътисади мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Валерий Кандилов йомгаклау коллегиясендә төп доклад белән чыгыш ясады һәм анда түбәндәгеләрне билгеләп үтте: статистика органнарының төп бурычы – кулланучыларны ышанычлы мәгълүматлар белән тәэмин итү, идарәчелек карарларын кабул итү барышына йогынты ясау. Аның сүзләренә караганда, бүген Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәте муниципаль берәмлекләргә (авыл, шәһәр, районнарның паспортлары) объектив бәяләмә бирә ала. Мәгълүмати ресурсларга регламент билгеләнгән керү юлы җыелмасы да (оешмалар исемлеге) күрсәтелгән. Валерий Кандилов сүзләренә караганда, республикада җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген характерлый торган социаль-икътисади күрсәткечләр (индикаторлар) системасы 11 дән 23 кә кадәр артты.
Кандилов әфәнде Татарстандагы кече эшмәкәрлек үсеше буенча статистик мәгълүматларга киңрәк тукталды. 2007 елга макроикътисади күрсәткечләр структурасында кече эшмәкәрлеккә туры килә торган өлеш 20,5% ка кадәр күтәрелгән.
“Урта кул” хезмәт базарын күзәтү эше дәвам иттерелде. Үткән елның октябрендә “урта кул” хезмәт базарында эш белән тәэмин ителеш (2007 елның октябре белән чагыштырганда) 1,6% ка кимегән һәм 386,4 мең кеше тәшкил иткән.
Валерий Кандилов 2010 елда бөтенроссия халык исәбен алу уздырылачагы турында искәртте. 2009 елда Россиянең дүрт төбәгендә сынап карау өчен сан алу үткәреләчәк.
Аның сүзләренә караганда, бөтенроссия халык исәбен алу буенча Татарстанда уңай тәҗрибә тупланган (аерым алганда, 2006 елдагы бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу эше). Аннан соң Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәте җитәкчесе республика территориясендәге шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча статистик мәгълүматлар китерде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.