Рөстәм Миңнеханов Хошимин Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге һәм яңа билгеләнгән Россиядәге Вьетнам илчесе белән очрашты

20.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хошимин Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры урынбасары Нгуен Тхе Хынг һәм яңа билгеләнгән Россиядәге Вьетнам илчесе Нго Дук Ман белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Вьетнамга эш сәфәре кысаларында узды. 

ТР Президенты аларга "Вьетнам - Татарстан" бизнес-форумын оештыруда ярдщмнщре цчен рщхмщт белдерде. "Ышанам, безнең эшлекле даирәләр Россия-Вьетнам мөнәсәбтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән уртак проектлар турында килешерләр. Без үзебезнең мөмкинлекләребезне күрсәтергә ярдәм итүче эш формасы - бик нәтиҗәле", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстан белән Вьетнам арасындагы мөнәсәбәтләр уңай динамика күрсәтә: "Вьетнамга "КАМАЗ", Казан вертолетлар заводы, Зеленодольск суднолар төзү заводы һәм башка Татарстан предприятиеләре продукциясе таныш".

Вьетнам компанияләре белән хезмәттәшлеккә, ТР Президенты сүзләренчә, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, цифралы технологияләр, фармацевтика, медицина, авыл хуҗалыгы кебек өлкәләрдә бар. "Татарстан Россия белән Вьентам арасындагы хезмәттәшлеккә үз өлешен кертәчәк, дип ышанам", - диде ул. 

Нгуен Тхе Хынг искәрткәнчә, 2014 елда Вьетнам Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. "Без Вьетнам компанияләренең Татарстан территориясендә бизнесларын үстерү яклы, ә сезнең эшкуарлар - бездә. Якын арада берничә уртак проектны гамәлгә ашырып булыр дип өметләнәм", - диде Хошимин Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры урынбасары.

Рөстәм Миңнеханов киләсе елдан вазифаларга керешүче Россиядә Вьетнам илчесе Нго Дук Ман әфәндене Татарстанга 2018 ел язында килергә чакырды. 

Очрашуда Россия Федерациясенең Хошиминда Генераль консулы Алексей Попов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, Татарстан предприятиеләре вәкилләре катнашты. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев