Рөстәм Миңнеханов Хошиминда «Кучи партизан крае» хәрби-тарихи комплексында булды

19.11.2017

Бүген Хошимин шәһәренә (Вьетнам Социалистик Республикасы) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көньяк Вьетнамның төп истәлекле урыннарыннан берсе «Кучи партизан крае» хәрби-тарихи комплексында булды. Татарстан Республикасы Президентын Россия Федерациясенең Хошиминдагы Генераль консулы  Алексей Попов һәм Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов озата йөрде.  

Хәрби паркның тарихы 1945-1954 елларда Вьетнамның француз колонизаторларына каршы һәм 1964-1973 елларда Америка агрессорларына каршы көрәшенә бәйле.

«Кучи партизан крае» территориясен караганда Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Попов 1945-1973 еллардагы хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Вьетнам солдатлары истәлегенә багышланган мемориаль комплексына чәчәк бәйләме салдылар.

Аннары Татарстан Президенты төрле ату коралларыннан торган экспозицияне карап чыкты, шулай ук җир асты галереяләренең берсенә төште. 

1940 нчы елларда Вьетнамның каршы тору көчләре Кучи районында төрле тирәнлектә җир асты коммуникацияләре челтәрен эшли башлыйлар, анда казармалар, складлар, госпитальләр, хәрби штаблар урнаша.  

Америка экспедиция корпусының һәм Сайгон режимы армиясенең Кучи базасын юк итү планнары җимерелә. 

Комплекс милли һәм мәдәни-тарихи ядкарь дип санала.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.