“Радиоприбор” җәмгыяте 70 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм уңаеннан бүген предприятиедә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Бирегә шулай ук “Ростехнологии” Дәүләт корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары Алексей Алешин, “Радиоэлектронные технологии” концерны генераль директоры Николай Колесов һ.б. килгән иде.Биредә республика башлыгын предприятиенең финанс күрсәткечләре белән таныштырдылар.
Дәрәҗәле кунакларга шулай ук предприятиене үстерү, техник яктан яңадан җиһазландыру һәм комплекслы модернизацияләү программасы кысаларында җитештерелгән программа белән идарә ителешле станоклар презентацияләнде. “Радиоприбор” ААҖ генераль директоры Ронис Шәрипов предприятиене яңадан җиһазландыру планнары хакында сөйләде.
Соңрак кунаклар предприятие тарихы хакында сөйләүче музей белән танышканнан соң, “Радиоприбор”ны финанс яктан савыктыру программасын гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә катнашты. Генераль директор сүзләренә караганда, финанс яктан савыктыру программасы сизелерлек нәтиҗәләр биргән. Ронис Шәрипов 2009 елда предприятиенең авыр финанс хәлен, кредитлар буенча 300 млн. сумга якын бурычы булуын искә төшереп узды. Заводны савыктыру программасы акционерлар тарафыннан 2010 елның гыйнваренда расланган иде. Шул ук елның июлендә РФ Хөкүмәте карары белән предприятиегә 141,7 млн. сумлык субсидияләр бүленде. Бу чаралар “Радиоприбор”га 2010 елны табыш белән тәмамларга мөмкинлек бирә. Быел биредә продукциянең үзкыйммәтен киметүгә ирешелгән, рентабельлелек сакланган. Бу елны да “Радиоприбор” табыш белән тәмамлар дип көтәләр. Җитештерү күләмнәре 1 млрд. сумга якын булыр дип фаразлана. Моннан тыш, 2011 елның төп күрсәткечләренең 2008 елгы күрсәткечләрдән 2,3 тапкырга югарырак булачагына ышаныч бар.
Генераль директор бүген заводтагы проблемалар арасыннан төп фондларның, биналар һәм корылмаларның нык искерүен, инженерлар составының картаюын атады.
Президент Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, һәр төрле проектларны тормышка ашырганда предприятие республика җитәкчелеге теләктәшлегенә ышана ала, дип белдерде. Иң мөһиме, ди ул, предприятие эшли, хезмәткәрләрне эш урыннары һәм хезмәт хакы белән тәэмин итә. Аның белдерүенчә, бүген алдагы перспективага эшләргә, продукциягә заказлар эзләргә, “Ростехнологии” Дәүләт корпорациясе белән актив хезмәттәшлек итәргә кирәк. Республика башлыгы предприятие эшчәнлегендә уңай тенденцияләр булуына, финанс яктан савыктыру баруына, цехларны программа белән идарә ителешле станоклар белән җиһазландыру проекты булуын искәртте.
Рөстәм Миңнеханов “Радиоприбор” җәмгыяте өчен квалификацияле персонал әзерләү программасын эшләү тәкъдимен кертте. Эшче кадрлар, урта-техник персонал, инженерлар составын яңарту өчен профильле вузлар, техникумнар, урта махсус уку йортларын җәлеп итәргә кирәк булачак.
Бүгенге киңәшмәдә Әлмәттәге “Радиоприбор” заводын үстерү перспективалары хакында да сүз барды. Аның нигезендә яктырткыч диодлы продукция җитештерүне җайга салу нияте бар.
Көннең икенче яртысында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында “Радиоприбор” җәмгыятенең юбилеена багышланган тантаналы җыелыш узды.