Татарстан Президенты Кытайда «Weichai Power» иң эре машина төзү предприятиесендә булды

17.11.2017

Бүген Шаньдун Кытай провинциясенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Weichai Power» иң эре машина төзү предприятиесендә булды. Аны  ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Коготин озата йөрделәр.

«Weichai Power» рәисе һәм генераль директоры Тан Сюгуанг предприятие эшчәнлеге турында аңлатмалар биреп барды.

«Weichai Power» машина төзү предприятиесенең беренче заводына 1946 елда Вэйфан шәһәрендә нигез салына. Бүген компания – двигательләр, электр генераторлары, транспорт чаралары һәм автомобиль компонентлары җитештерү өлкәсендә дөнья күләмендәге лидерларның берсе. Бер ел эчендә заводта йөк автомобильләре, төзелеш техникасы, автобус, комбайн, трактор, хәрби техника өчен 1 миллионга якын двигатель эшләп чыгарыла.

Корпорациянең еллык әйләнеше 26 миллиард долларга җитә.

Рөстәм Миңнеханов металл кою цехында булды, двигательләр җыю линиясенең эше белән танышты һәм сынау мәйданчыгын карады. «Weichai Power» предприятиесенең рәисе һәм генераль директоры Тан Сюгуанг хәбәр иткәнчә, соңгы елларда предприятиедә җитештерү куәтләрен яңарту буенча зур эш алып барыла. Станок артындагы эшчеләрне роботлаштырылган комплекслар алыштыра, шуның хисабына җитештерү күрсәткечләрен сизелерлек арттыруга ирешелә.

Күргәзмәләр залында Рөстәм Миңнехановка заводта эшләп чыгарыла торган продукциянең төрле үрнәкләрен күрсәттеләр. Газ һәм дизель двигательләрдән тыш, биредә тапшыру тартмалары, гидравлик системалар да тәкъдим ителгән иде. Аерым алганда, кунакларга «КАМАЗ» заводына китерелә торган двигатель үрнәкләрен күрсәттеләр.

Татарстан Президенты предприятиенең техник яктан җиһазланышына югары бәя бирде һәм хезмәттәшлекнең алга таба да уңышлы дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев