Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының 25 еллыгы уңаеннан тантанада катнашты.
Чара Казанда «Корстон» КСККда узды.
Тантананың кунаклары – Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Сергей Катырин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы рәсми затлар һәм бизнес вәкилләре.
«Бүген бездә бәйрәм – Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасына 25 ел, - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. – Федераль структура – Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасына быел 100 ел тула».
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агиевның казанышларын билгеләп үтте. Ул, аерым алганда, ассызыклаганча, Шамиль Агиев бу еллар эчендә «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының рулен үз кулында нык тотты». «Шамиль Рәхим улы теләсә кем белән эшли белә – хакимият вәкилләре белән дә, Татарстан, Россия һәм чит илләр бизнес-бергәлекләре белән дә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты Шамиль Агеевка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален – Татарстан Республикасы дәүләт бүләген тапшырды.
Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Фидакарь хезмәт өчен» медален Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Сергей Катыринга тапшырдылар.
Үз чиратында Сергей Катырин Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы эшчәнлеген югары бәяләде. «Мин аерым рәхмәт сүзләрен Шамиль Агеевка гына түгел, 25 ел буена Сәүдә-сәнәгать палатасына ярдәм күрсәткән республика җитәкчелегенә дә җиткерәсем килә», – диде Сергей Катырин.