Бүген Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводын истәлекле 90 еллык юбилее белән котлады.
С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводының – «Туполев» ГАҖ филиалының 90 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды. Моннан тыш, бүген шулай ук очыш-сынау станциясенә модернизацияләнгән Ту-160М машинасы да тапшырылды.
«Заводның тарихы бай, – диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. – Татарстанда күп еллар буена үз җитештерүен саклап калган һәм республика икътисадының флагманы булган предприятиеләр алай ук күп түгел».
Аның сүзләренчә, предприятиенең 90 еллык эше – 90 еллык прогресс, җитештерүгә бертуктаусыз яңа технологияләр кертеп тору, төптән уйланган социаль сәясәт.
«Завод тарихы – илебезнең очкычлар төзелеше тарихында истәлекле сәхифә, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. – Бу үз тырышлыгы белән бөтен дөньяда Россия авиациянә дан-шөһрәт китергән галимнәр, авиаконструкторлар, очучы-сынаучылар, җитештерүне талантлы оештыручылар, күп меңләгән эшчеләр һәм инженер-техник хезмәткәрләр тарихы. Предприятиенең исеме хәрби һәм граждан билгеләнешендәге беренче серияле АНТ-3 очкычыннан алып хәзерге заманның Ту-214 лайнеры кебек уникаль очкычлар җитештерүгә бәйле».
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, предприятиенең тарихы 1927 елның 14 маеннан башлана.
90 ел элек заводның төп бурычы илнең оборона сәләтен үстерү булган булса, бүген дә төп бурыч шул ук булып кала, диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген завод җитештерү программасын уңышлы гамәлгә ашыра, техник тәэмин ителешен арттыра.
Рөстәм Миңнеханов җитештерү ветераннарына илнең оборона сәләтенә керткән өлешләре өчен аерым рәхмәтен җиткерде.
«Бүген завод Ту-160 стратегик ракета йөрткечен техник яктан яңадан коралландыру буенча актив эш алып бара. Шуның кысаларында дөньяда иң эре электрон-нур эретеп ябыштыру һәм вакуумда яндырып эшкәртү җайланмасын реконструкцияләп бетерде һәм эшкә җибәрде. Бүген шулай ук мөһим вакыйга – очыш-сынау станциясенә модернизацияләнгән Ту-160М машинасы да тапшырыла. Бу – модернизацияләү кысаларында җитештерелгән беренче яңа очкыч», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Чара барышында чыгыш ясаган Россия Оборона министрлыгының Космик-һава көчләренең ерак авиация командующие Сергей Кобылаш билгеләп үткәнчә, предприятиедә төзелгән техника илебез өчен ышанычлы калкан булып калачак.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров Казан авиация заводының торгызылуын һәм югары квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ булуны билгеләп үтте.
Тантанада завод хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре, ведомство бүләкләре һәм грамоталары тапшырылды.
Азакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Оборона министрлыгының Космик-һава көчләренең ерак авиация командующие Сергей Кобылаш һәм «ОАК» ГАҖ президенты Юрий Слюсарь журналистлар сорауларына җавап бирделәр.