Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Чаллы шәһәре мэры Наиль Мәһдиев һәм башкалар катнашты.
Яклар Чаллы шәһәрендә «Мастер» Кама индустриаль паркы (КИП) территориясендә суыткыч җайланмалар җитештерү заводы эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.