Казан Кремлендә Татарстан Президенты Финляндиянең Россиядәге илчесе белән очрашты

15.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендәге резиденциясендә Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала белән очрашты.

Бу көннәрдә республикага эшлекле сәфәр белән фин бизнесы һәм Суоминың рәсми даирәсеннән бер төркем вәкил килде.

Очрашуның төп максатларының берсе – Татарстанның инвестиция өлкәсендәге мөмкинлекләре белән танышып, уртак бизнес өчен мөмкин булган юнәлешләрне билгеләү.

Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек итүгә мөмкинлекләр булган юнәлешләрне атады: төзелеш технологияләре, производстволар нәтиҗәлеген арттыру, машина төзелеше өлкәсендшге уртак проектлар, урман әзерләү, калдыкларны эшкәртү һәм башкалар. Шулай ук авыл хуҗалыгы, медицина, экология, логистика, ИТ технологияләр, туризм, мәдәният, спорт һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек итеп була.

ТР Президенты Финляндия илчесен республикада узачак зур халыкара чаралар - футбол буенча дөнья чемпионаты һәм һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларына - чакырды. 

"Россия белән Финляндия арасындагы мөнәсәбәтләр, дөньядагы катлаулы вәзгыятькә карамастан, саклануына без бик шат", - дип билгеләде Микко Хаутала. 


"Татар-информ" материаллары буенча