Лахти шәһәре Инновация-технология үзәге белән “Идея” технопаркы арасында хезмәттәшлек Меморандумы имзаланды

05.10.2011

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Лахти шәһәре Инновация-технология үзәге белән Казандагы “Идея” технопаркы арасында хезмәттәшлек Меморандумына кул куелды. Документны Лахти үзәгенең генераль директоры Лаури Юлестало, үзәкнең илкүләм программасы директоры Мари Пансар-Каллио һәм “Идея” генераль директоры Сергей Юшко имзалады. Чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Финляндиянең әйләнә-тирә мохит министры урынбасары Ханнеле Покка катнашында узды.

Әлеге документ буенча эш агымдагы елның март аенда Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Финляндиягә эшлекле сәфәре кысаларында башланган иде.


ТР Президенты матбугат хезмәте