2007 елда Татарстанның нефть-газ-химия комплексында табыш өчтән бер өлешкә артты

28.01.2008

Бүген Татарстан Министрлар Кабинеты бинасында республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышы булып узды.
2007 елда Татарстан Республикасы нефть-газ-химия комплексы предприятиеләре эшчәнлегенең нәтиҗәләре турындагы доклад белән холдинг директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда комплекста саллы гына күрсәткечләргә ирешелде, һәм уңай тенденцияләрнең агымдагы елда да сакланып калуына нигез бар. Комплексның товар продукциясен гамәлгә ашыруның суммар күләме 364,7 млрд. сум тәшкил иткән, физик күләм индексы – 113,4 процент. Налог салынганга кадәр еллык керем өчтән бер өлештән артыгракка үскән һәм 79,2 млрд. сумга җиткән, шул исәптән химия һәм нефть химиясе предприятиеләре буенча - 9,45 млрд. сум.
Керем артуның 80 проценты “Татнефть” ААҖ нә туры килә, “ТАИФ-НК” ААҖ нә - 13 процент. Югары үсеш темпларына “Казан май комбинаты”, “Менделеевсказот”,
“Казаноргсинтез”, “Карпов исемендәге химзавод”, “НӘФИС-Косметикс”, “Түбән Кама нефть химиясе” ачык акционерлык җәмгыятьләрендә ирешелгән. Салым салынганга кадәр комплекстагы уртача табышлылык 121,7 процентка бәяләнә, химия һәм нефть химиясе предприятиеләре буенча - 95 процент. Тармак буенча уртача хезмәт хакы 20 меңнән дә артып киткән, шул исәптән химия һәм нефть химиясе предприятиеләре буенча - -16,5 мең сум.
Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов уңышлы эшләп килә торган предприятие группалары җирлегендә мөмкин булмаганча түбән күрсәткечлеләре дә булуына игътибарны юнәлдерде. Алар арасында ул “Хитон”, Казан синтетик каучук заводы, “Сэвилен” ны атап үтте һәм аларның үсеш перспективалары турындагы мәсьәләне Холдинг директорлар советы утырышында күтәреп чыгарга тәкъдим итте.
Моннан тыш Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов тәкъдиме белән республика Хөкүмәте башлыгы комплексның һәрбер предприятиесе күзлегеннән чыгып, өстәмә бәяләр динамикасы һәм шулай ук нефть химиясе продукциясен эшләп чыгаруны арттыру буенча докладлар әзерләргә кушты.
Утырышта “Тикшеренүләр һәм эшкәртмәләрнең берләштерелгән үзәге” ААҖ генераль директоры урынбасары Владимир Мордковичның углеродлы сүсләр җитештерү турындагы тәкъдиме дә тыңланды. Проектның максаты – газлы чималдан наноуглеродлы сүсләр табуның эшләнелгән технологиясе нигезендә уртак бизнес булдыру. Шул ук оешма лабораториясе җитәкчесе Наталья Беспалова яңа типтагы полимер термореактив материал – полидициклопентадиен һәм аның нигезендәге эшләнмәләр җитештерү проекты турында хәбәр итте. Чыгыш мономер – дициклопентадиен - “Түбән Кама нефть химиясе”ндә эшләнә. Рөстәм Миңнеханов, ике проектның да игътибарга лаек булуын билгеләп, тиешле оешмаларга гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен аерым тема буларак карарга йөкләмә бирде.
“Түбән Кама нефть химиясе”нең республика кече эшмәкәрлеге предприятиеләре белән үзара ярдәмләшүе турында компаниянең генераль директоры Владимир Бусыгин сөйләде. Ул Түбән Кама сәнәгать округы кысаларында кластер инфраструктурасы үсешенә тукталды. Генераль директор мәгълүматларына караганда, әлеге юнәлеш үсешенең кыска гына тарихында үз полимерларын 10 процентка кадәр эшкәртү дәрәҗәсенә ирешелгән. Бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов, Түбән Камада бирелгән күрсәткечне 30 процентка җиткерү өчен, махсус мәйданчык сайларга кирәклеген билгеләп үтте. Премьер шулай ук алдагы утырышта Казандагы “Химград” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсен карарга тәкъдим ясады.
Утырышта катнашучылар шулай ук “Татнефть” һәм “Базель” компанияләренең уртак проекты буенча озак вакытлы полипропилен алуны тәэмин итү турындагы мәсьәләне тикшерделәр. Сүз “Алабуга” махсус икътисади зонасында автомобиль сәнәгате өчен планлаштырылган компаунд (катнашма) җитештерүне оештыру турында бара.

“Татар-Информ”