Татарстанда 2016 ел нәтиҗәләре буенча 6,5 млрд милек салымы җыю планлаштырыла

14.11.2017

Татарстанда 2 млн 280 мең граждан милек салымы түләүчеләр булып тора. 2016 ел нәтиҗәләре буенча исәпләнгән салымның гомуми күләме 6,5 млрд сум тәшкил итә. Салымнарны 2017 елның  1 гыйнварына кадәр түләргә кирәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.

Гомуми суммадан 3,7 млрд сумын транспорт салымы тәшкил итә. 1,2 млрд сумын җир салымы, 1,6 млрд сумын милек  салымы тәшкил итә. Бу узган елга караганда күбрәк. “Бу быел сәүдә мәйданчыклары һәм төгәлләнмәгән төзелешләрне дә кертеп исәпләүгә бәйле”, -дип аңлатты Марат Сафиуллин.

1 млн 620 мең граждан уведомлениеләрне почта аша, ә 660 мең кеше электрон рәвештә алган. 1,5 млрд сум салым инде түләнгән.

Марат Сафиуллин иң җаваплы салым түләүчеләргә рәхмәт белдерде.

1 декабрьдән соң салымнарын түләмәгән гражданнар кисәтү алачак, шулай да түләмәсәләр, бу мәсьәлә суд аша хәл ителәчәк.

 


“Татар-Информ” МА