Татарстан Республикасында сатыла һәм кулланыла торган мотор ягулыкларының сыйфат айлыгы турында
28.01.2008
Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнехановның йөкләмәсе буенча, “Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм аларның сыйфатлы булуын тәэмин итү идарәләре” Дәүләт учреждениесе, 2008 елның 4 нче февраленнән башлап, Татарстан Республикасында сатыла һәм кулланыла торган мотор ягулыклары айлыгын үткәрә.
Казан шәһәрендә кайнар линия телефоннары эшләячәк:
8-(843)-295-26-57
8-(843)-299-71-03
Телефоннар һәр көн сәгать 8:00 дән 22:00 гә кадәр эшләячәк.
Бу номерлар буенча халыкның мотор ягулыгы сыйфаты мәсьәләләренә караган мөрәҗәгатьләре кабул ителәчәк. Мөрәҗәгать итүчеләргә үзләренең исем-фамилияләрен, атасының исемен, шалтыратуның кайдан булуын, мөрәҗәгать итү сәбәбен, аралашу телефонының номерын әйтергә кирәк була.
Учреждение белгечләре Татарстан Республикасындагы теләсә кайсы автомобильләргә ягулык салу станциясендә мотор ягулыгы пробаларын алачаклар, күчмә яки стационар лабораторияләрдә экспресс-анализ үткәрәчәкләр, автомобильләргә ягулык салу станцияләренең мотор ягулыгы сыйфатын тәэмин итү буенча норматив документлардагы таләпләрне үтәүләрен тикшерәчәкләр.
Автомобильләргә ягулык салу станцияләре җитәкчеләре сатыла торган ягулыкның сыйфатына тикшерү үткәрүгә ярдәм итәргә бурычлы.