Рөстәм Миңнеханов Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча комитетның яңа җитәкчесен тәкъдим итте
28.01.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча комитет коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Тимур Шаһивәлиев бу вазыйфага Татарстан Республикасы Президенты указы белән билгеләнгән иде.
Тимур Шаһивәлиевне тәкъдим итеп, Рөстәм Миңнеханов Комитетның Эшмәкәрлек үсеше буенча агентлык варисы хокукына ия булуын һәм яңа җитәкчегә Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булачагын билгеләп үтте. “Моңа кадәр эшмәкәрлеккә булышлык итү өлешендәге вәкаләтләр төгәл бүленмәгән иде: нәрсә беләндер Агентлык шөгыльләнде, нәрсә беләндер – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Хәзер бу мәсьәләләрнең бөтенесе белән дә Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенчак комитет шөгыльләнәчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Тимур Шаһивәлиев яңа вазыйфасында “Алабуга” махсус икътисади зонасына да җитәкчелек итәчәк.
Тимур Шаһивәлиев, үз чиратында, кече һәм урта бизнесның Татарстан Республикасында үсеш ноктасына әверелүе өчен, аның җитәкчелегендәге Комитет барысын дә эшләячәгенә ышаныч белдерде. ”Минем бурычым “Алабуга” махсус икътисади зонасы үсешенең уңышлы тәҗрибәсен бөтен республика буенча таратудан гыйбарәт булыр”, - дип әйтте Тимур Шаһивәлиев.
Белешмә өчен: Шаһивәлиев Тимур Наил улы 1978 елның 28 нче гыйнварында Казанда туа. “Юрист” белгечлеге буенча Россия Федерациясе Чит илләр эшләре министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген 2001 елда Татарстан Республикасы Премьер-министры киңәшчесе буларак башлап җибәрә. 2005 елда тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры киңәшчесе итеп билгеләнә. 2006 елдан - Татарстан Республикасындагы махсус икътисади зоналар идарәсе буенча Федераль агентлык җирле идарәсе җитәкчесе.
Халыкара хокук магистры. Инглиз, немец, корея телләрен белә.