ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы - ТР баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшәмсендә 2017 елда эшләр нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Алмаз Хисаметдинов хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе һәм Идел буе федераль округында эпизоотик вәзгыять хәзерге вакытта тотрыклы түгел. Аеруча дуңгызларның африка чумасы, тилчә, неодуляр дерматит һәм кошлар гриппы борчыландыра.
5 октябрь көнне Татарстан чигеннән ерак түгел Башкортостанда тилчә буенча карантин игълан ителде. Әлеге чир таралыуын булдырмас өчен республика территориясенә аннан терлек, терлек азыгын кертү тыелды. ТР буенча ЭЭМ министрлыгы белән 10 пост оештырылды. Бу атнада Башкортостанда тилчә буенча карантин тәмамланды.
Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, агымдагы елда Ульяновск, Самара, Саратов өлкәләрендә һәм Башкортостанда нодуляр дерматит очраклары булды. Татарстан җитәкчелеге эре мөгезле терлеккә вакцинация үткәрү өчен акча бүлеп бирелде.