Бүген Казанда «Пирамида» КСКда Россия Федерациясе Эчке эшләр хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды. Татарстан полицейскийларын һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
«Безнең очрашулар яхшы бер традициягә әверелде. Быел аерым дата – 100 ел элек «Эшче милиция турында» НКВД карары имзаланган. Бу еллар эчендә хокук тәртибе солдатлары һәрвакыт алгы сафларда булдылар: Гражданнар сугышының дәһшәтле елларында, Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда, сугыштан соңгы авыр елларда һәм тыныч Советлар чорында да», - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.
Ул ассызыклаганча, ил мәнфәгатьләрен яклап, ЭЭМ хезмәткәрләре җинятькә каршы көрәшнең беренче линиясендә баралар: «Сез, гражданнар тынычлыгын тәэмин итү өчен, еш кына гомерегезне ут астына салып, үзегезнең язмышыгызны авыр, әмма күркәм һөнәр белән бәйләгәнсез».
«Бу көнне без һәлак булган иптәшләрнең якты истәлегенә башыбызны иябез. Аларның батырлыгы – каһарманлык, намуслылык үрнәге», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты аерым рәхмәт сүзләрен хокук саклауга үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарга юллады.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ илнең хокук саклау системасында иң яхшы төбәк бүлекчәләренең берсе булып тора һәм булачак та.
«Хокук саклау блогының башка структураларыннан булган коллегаларыгыз белән сез криминалга каршы торасыз, илнең икътисадый, миграцион иминлеген тәэмин итәсез, шулай ук шәһәрләребез һәм посёлкларыбыз урамнарында хокук тәртибен булдырасыз. Шуның ачык мисалы – Казанда узган Конфедерацияләр Кубогының югары дәрәҗәдә оешкан булуы», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, барлык террористик омтылышларны, экстремизм күренешләрен тамырыннан ук юк итәргә кирәк.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре өчен иң төп мөһим нәрсә – үз вәкаләтләрен башкарганда законнар өстенлегенә таяну, гражданнарның конституциячел хокукларын һәм ирекләрен үтәү.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, җәмәгать тәртибен тәэмин итү, хокук бозуларны кисәтү, җинаятьләрне ачу буенча көндәлек авыр эшегез һәркемгә мәгълүм: «Республика сезнең хезмәткә һәрвакыт аерым игътибар бирде һәм бирәчәк. Котлыйм сезне!».
Азакта Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы буенча ЭЭМнең лаеклы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.