Рөстәм Миңнеханов XIV Россия белән Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге форумында катнашты

09.11.2017

Бүген Чиләбе шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XIV Россия белән Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге форумының пленар утырышында катнашты. Утырыш Россия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан  Назарбаев рәислегендә узды. 

Форумның темасы – «Кеше капиталын үстерү». Чара Россия Федерациясе  белән Казахстан Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 25 еллыгы уңаеннан уздырылды.   

«Россия һәм Казахстан – стратегик партнёрлар, союзниклар. Безнең дәүләтләр мөнәсәбәтләрен дуслык, тату күршеләр, тигез хокуклылык һәм үзара ихтирам принципларында үстерә. Ышанам, бу принципларга тугрылык безгә барлык өлкәләрдә дә хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәчәк», - диде  Владимир Путин чыгышында.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, илләр арасында төбәкара хезмәттәшлек уңышлы үсә һәм икътисадый, социаль сәясәтне, гуманитар өлкәнең киң даирә мәсьәләләрен колачлый.    

«Россия Федерациясе һәм Казахстан субъектлары һәм өлкәләре арасында хезмәттәшлек турында 400ләп килешү гамәлгә ашырыла. Форумга 2018 –2023 елларга Россия-Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең комплекслы программасы әзерләнде», - диде Владимир Путин. 

Ул хәбәр иткәнчә, гыйнвар – август айларында үзара товар китерүләр һәм хезмәт күрсәтүләр күләме $11 миллиардка җиткән. 

Кеше капиталын үстерү планында аерым өлкә итеп Россия Федерациясе Президенты мәгарифне атады.

Шуңа бәйле рәвештә Владимир Путин искәрткәнчә, киләсе елга Казанда эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты узачак, ул Казахстан төбәкләре вәкилләрен ярышларда катнашырга чакырды. 

Чыгышында Нурсолтан Назарбаев билгеләп үткәнчә, фикер алышуга чыгарылган тема ике дәүләтнең дә игътибар үзәгендә һәм алга киткән технологияләр шартларында аерым әһәмияткә ия була бара.   

Форум йомгаклары буенча президентлар барында берничә дәүләтара, хөкүмәтара, төбәк һәм коммерциячел документ имзаланды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.