Узган ел Татарстанда 9 меңгә якын гаилә социаль программа буенча фатир алды

26.01.2008

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә киңәшмә булып үтте. Анда 2007 елга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды эшчәнлегенә йомгак ясалды. Киңәшмәнең төп темасы торак төзелеше белән бәйле проблемаларны тикшерү булды.
Киңәшмә башында республика Хөкүмәте башлыгы фонд эшчәнлегенең социаль юнәлешле булуына игътибарны юнәлтте. Фондның җитди ресурсы бар. Хәзер ул читтән кертелгән акчалар белән эшли, бу исә аңа яңа бурычлар куярга мөмкинлек бирә. Бу безнең күп кенә гражданнарыбызны торак белән тәэмин итә алырлык реаль программа”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Фондның финанс эшчәнлеге турындагы хисап белән Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гыйззәтуллин чыгыш ясады. Ул социаль ипотека буенча торак төзелеше программасында республиканың 1427 предприятиесе катнашуын билгеләп үтте. Бу максатларга алар тарафыннан бүленеп бирелгән акчаларның күләме 4385 млн. сум тәшкил итә. Ул шулай ук, килешү төзеп, программада катнашучыларның һәммәсенә бала туган вакытта 200 мең сум күләмендә бушлай максатчан субсидия бүленеп бирелүе турында да билгеләп үтте. Үткән елда, бу максаттан чыгып, 1779 яңа туган балага 327 млн. сумнан артык акча тотылган.
Аннан соң фонд эшчәнлегенең кыскача хисабы белән аның башкарма директоры Тәлгать Абдуллин чыгыш ясады. Ул предприятиеләрдән кергән акчаларның яшь гаиләләрне, шул исәптән авыл җирендәгеләрне торак белән тәэмин итү буенча программаларны финансларга мөмкинлек бирүен әйтеп узды. Моннан тыш, узган елда үткәрелгән инвестиция чаралары фондка 611 мең кв. метр күләмдә чиста эшкәртелгән, тулы уңайлыклары булган торак төзү мөмкинлеген биргән. Шул ук вакытта торак бәясе бер кв. метрга 19 мең сум тәшкил иткән, бу базар бәясеннән бик күпкә кимрәк. Тулаем исәпләгәндә, барлыгы фонд тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программада катнашучы 8897 гаиләгә торак тапшырылган.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов шуны билгеләп үтте: “Хөкүмәт төзелеш бәясенең кимү темпларын күзәтеп торачак”. Ул шулай ук, “кертем төрле суммада булса да, барлык кешеләргә дә мөнәсәбәт бертөрле булачак” дип ассызыклап, предприятиеләрне Дәүләт торак фондына кертемнәрне активрак кертергә чакырды.
"Татар-Информ"