Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең Мәскәү районында яңа КФҮ ачуда катнашты

09.11.2017

Бүген Казан шәһәренең Мәскәү районында Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең яңа күп функцияле үзәге  (КФҮ) ачылды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, КФҮ – халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен билгеләнгән кирәкле структура. Аның сүзләренчә,  республикада халыкка сыйфатлы, профессиональ хезмәтләр күрсәтелсен өчен күп көч куела. «Бу хакимияткә карата уңай фикер тудырачак, бу кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итәчәк, - диде Татарстан Республикасы Президенты, КФҮ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. – Шуңа күрә сез башкарган эшләр – кирәкле һәм файдалы эш, барыгызны да котлыйм».

Рөстәм Миңнеханов электрон чират терминалын карады, КФҮ белгечләренең эш тәртибе белән танышты, кунаклар өчен билгеләнгән компьютерларны һәм инфоматны карап чыкты. Ул тагын хезмәт күрсәтүләрне кулланучы булды, хезмәт күрсәтүгә талон алды. Салым хезмәте күрсәтүне сайлап, Рөстәм Миңнеханов белгеч тәрәзәсенә юнәлде. Татарстан Республикасы Президенты салымнар буенча бурычы булу-булмауны тикшерүне үтенде. КФҮ белгече оператив мәгълүмат бирде.  

Рөстәм Миңнеханов шулай ук күп функцияле үзәк хезмәткәрләре белән истәлеккә дип фотога төште.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.