Татарстанда өр-яңа "Майский" энергоүзәге эшли башлады

02.10.2011

Татарстанның Яшел Үзән районында "Майский" энергоүзәге эшли башлады. Ул Россиядә кече энергетиканың иң эре объекты. Объектны башлатып җибәрү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук, вакыйгада вице-премьер - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артём Сидоров һәм башка рәсми затлар катнашты.

"Майский" энергоүзәге "Майский" комбинаты янында урнашкан. Биредә 6 Deutz TCG 2032V16 җайланмасы урнаштырылган. Аларның гомуми куәте 23,5 МВт тәшкил итә. Сәгатенә 24 Гкал җылы чыгарыла.

Объектның инвесторы - дәүләтнеке булмаган "Благосостояние" пенсия фонды. Төзелеш 2010 елның июлендә башланган иде, ә бүген үзәк эшли башлады.

Рөстәм Миңнеханов энергоүзәкне карап чыкканнан соң объектны башлатып җибәрү тантанасында катнашты. "Майский" - Россиянең иң заманча үзәкләренең берсе", - диде ул.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте