Казанда Бөтендөнья полиция уеннары җиңүчеләрен хөрмәтләделәр

01.10.2011

Бүген Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә Бөтендөнья полиция уеннары җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.

Чарада РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов,ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

XIV Бөтендөнья полиция уеннары 24 августтан 5 сентябрьгә кадәр Нью-Йоркта узды. Анда дөньяның 76 иле 200 полиция бүлекчәсеннән 15 меңнән артык спортчы катнашты. Россия Эчке эшләр министрлыгы командасын үзәк аппараттан һәм 13 территориаль органнан 209 хезмәткәр тәкъдим итте.

Россиялеләр 137 медальгә лаек булды: 74 алтын, 41 көмеш һәм 22 бронза. ТР буенча ЭЭМ полицейскийлары да җиңүгә зур өлеш кертте – хоккей буенча җыелма команда ачык дивизионда алтын яулады, шулай ук волейбол буенча җыелма команда алтын медальгә лаек булды.

“Хөрмәтле Уеннарда катнашучылар! Без сезнең өчен кайгырдык һәм уңышларыгыз өчен куандык. Сез иң яхшылар!” – дип билгеләп үтте котлавында Рәшит Нургалиев. Аның сүзләренә караганда, ЭЭМ реформалау чорында Россия полициясенең көчле, профессиональ һәм спорт остасы булуын күрсәтте.

ЭЭМ җитәкчесе “Хезмәтләре өчен”медальләрен, Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. “Хезмәтләре өчен”медале белән бүләкләнүчеләр арасында ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров та бар.
“Татарстан башкаласында мондый бәйрәм үткәрү һәм Бөтендөнья полиция уеннарына нәтиҗә ясау горурлык. Сезне уңышка ирешүегез белән котлыйбыз! Сезгә зур рәхмәт!” – дип котлады полиция хезмәткәрләрен Рөстәм Миңнеханов.

Фәрит Мөхәммәтшин полиция хезмәткәрләренә авыр хезмәтләре һәм Бөтендөнья полиция уеннарында яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул волейболчылар уңышын аерым билгеләп үтте. Ир-атлар волейбол командасы күп тапкырлар Россия чемпионы булды, күптән түгел Суперкубокны отты. Шулай ук хатын-кызлар волейбол командасы да уңышлы чыгыш ясый.

Дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасыннан соң бәйрзм кунаклары өчен концерт программасы тәкъдим ителде.


ТР Президенты матбугат хезмәте