ТР Президенты дәүләт хезмәте ветераннарын Өлкәннәр көне белән котлады

01.10.2011

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашты. Чара “Казан” милли мәдәни үзәгендә узды һәм Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланды.

Бәйрәм “Сәйдәш” бию театры һәм “Иволга” коллективы кече төркеме чыгышыннан башланды.

Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәте ветераннарын сәламләп, нәкъ менә алар хезмәте белән нигез салынган Татарстан икътисады бүген республикага илдә уңышлы төбәкәрнең берсе булып калырга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте. “Без сезнең белән очрашуга һәрвакыт шат”, - диде ТР Президенты ветераннарга мөрәҗәгать итеп.

Р.Миңнеханов ветераннарга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды

Бәйрәм концертын ТР атказанган артисты Рөстәм Вәлиев, җырчы Илшат Гыйльмияров, “Коляда” фольклор ансамбле, ТР халык артисты Габделфәт Сафин дәвам итте


ТР Президенты матбугат хезмәте