Рәшит Нургалиев Казанда 2013 елгы Универсиада куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

01.10.2011

Бүген Россия Федерациясе эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Казанда эш сәфәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Кризис үзәгендә узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Р.Нургалиев киңәшмәне ачканда, Татарстан җитәкчелегенә студентлар Уеннарына актив әзерләнгән өчен рәхмәт белдерде. Министр сүзләренә караганда, бүген ул ярышлар уза торган объектларны караган һәм республиканың Универсиада үткәрү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итеп баруына ынанган. Республика җитәкчелеге белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы бу халыкара ярышлар үткәрүгә җитди әзерләнә, дип билгеләп үтте Рәшит Нургалиев.

РФ Президенты Дмитрий Медведев Казан Универсиадасын Сочидагы Олимпиадага әзерлек алдыннан генераль репетиция һәм полигон буларак карарга йөкләде, дип искәртте Рәшит Нургалиев. Россия Федерациясе эчке эшләр министры эчке эшләр органнары Уеннарга әзерлек үтте, хәзер өстәмә җәлеп ителәчәк көчләрне әзерләү мәсьәләсе беренче планга чыга. Министр сүзләренә караганда, Универсиада вакытында оператив-хезмәт чаралары башкарганда эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләрдән 17 мең хезмәткәрне җәлеп итү планлаштырыла.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында, Уеннарга әзерлек барышы хакында белдерде һәм куркынычсызлык төп мәсьәлә булып кала дип ассызыклады. “Без җаваплылык дәрәҗәсен аңлыйбыз, үзебезнең яктан эчке эшләр органнарына ярдәм итәчәкбез”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.


ТР Президенты матбугат хезмәте