Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонасын карарга барды
25.01.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасын карарга барды. Ул “Алабуга” махсус икътисади зонасын төзү һәм үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде, беренче автомобиль эшләп чыгаруга хәзерлекнең барышын күзәтеп, «Северстальавто-Алабуга» ААҖ производствосын карап чыкты. Бүгенге киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте, махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча федераль агентлык вәкилләре, “Алабуга” махсус икътисади зонасы резидентлары булган компанияләрнең җитәкчеләре катнашты. “Алабуга” сәнәгый-җитештерү төрендәге махсус икътисади зонасы” ААҖ нең генераль директоры Василий Кудряшов махсус икътисади зона объектлары төзелешенең барышы турында хәбәр итте. “Алабуга” махсус икътисади зонасын төзү шактый зур темплар белән бара, Административ-эшлекле үзәкне, таможня терминалын, автомобиль юлларын һәм инженерлык челтәрен үз эченә алган махсус икътисади зонадагы беренче сафка кертелә торган комплексның инфраструктура төзелеше төгәлләнде. Бүгенге көнгә “Алабуга” махсус икътисади зонасының резидентлары сыйфатында җиде компания теркәлгән. Якын араларда махсус икътисади зона резиденты – «Северстальавто-Алабуга» ААҖ предприятиесенең беренче продукциясен эшләп чыгару планлаштырыла. Беренче Fiat Ducato автомобиленең предприятие конвейерыннан быелгы елның февраль аенда ук чыгуы көтелә.