Рөстәм Миңнеханов дәүләт торак фондына акча мобилизацияләү буенча зона киңәшмәсе үткәрде

25.01.2008

25 нче гыйнварда Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына акча мобилизацияләү буенча куст киңәшмәсе үткәрде.
Киңәшмәдә Кама аръягы төбәгендәге 17 шәһәр һәм районның башкарма комитеты башлыклары һәм җитәкчеләре катнашты. “Шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының финанс яктан катнашыннан башка, социаль ипотека буенча программаны тулысынча гамәлгә ашыру мөмкинлеген хәзергә күз алдына китерү кыен. Бу фонд мөстәкыйль рәвештә күчерелгән акчалардан башка эшләсен өчен, тагын 3-5 ел вакыт кирәк әле. Ләкин хәзерге вакытта закон һәм тәртип бар, һәм без аларны үтәргә тиешбез”, - дип белдерде Премьер-министр.
Бүгенге көндә 2008 елга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы республика торак фондына акчалар күчерү буенча республикадагы оешмаларның 91% ы килешү төзеде. Рөстәм Миңнеханов бу эшне гыйнвар азагына кадәр тәмамлау һәм агымдагы акчаларның үз вакытында керүен тәэмин итү бурычын куйды.
Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гыйззәтуллин хәбәр иткәнчә, 2007 елда республикада социаль ипотека программасын гамәлгә ашыруга 10 миллиардтан артык акча юнәлтелгән. Аларның 4 млрд. сумын предприятиеләр һәм оешмалар күчергән акчалар тәшкил иткән.
Әлеге программаны үтәүгә иң күп кертем кертүчеләр – “Татнефть” ААҖ, “Татэнерго” ААҖ, “КАМАЗ” ААҖ кебек эре предприятиеләр һ.б.лар.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт бюджеттан тыш торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, киңәшмәдә чыгыш ясап, шуны билгеләп үтте: социаль ипотеканы оештыруның барлык мәсьәләләре республика җитәкчелеге тарафыннан даими күзәтүдә тотыла.
Узган 2007 елда предприятиеләр һәм оешмаларның ярдәме аркасында, бары тик социаль ипотека программасы буенча гына да 612 мең кв. метр торак (бу 8 мең фатирдан артык) төзелде һәм кулланылышка тапшырылды. Шул исәптән 2200 фатир яшь гаиләләр өчен төзелде. Яңа туган балаларга 200 әр мең сум түләүгә 37 млн. сум акча юнәлтелде (бу 2007 елда туган 1729 балага).
Социаль ипотека буенча 165 мең кв.м. торак авылда төзелде. 2008 елда әлеге программа буенча республикада 11 меңнән артык фатир тапшыру планлаштырыла. Агымдагы елда социаль ипотека төзелешенә каралган бюджет 16 миллиардтан артыграк сум акча тәшкил итәчәк.
Киңәшмәне тәмамлап, Премьер-министр социаль ипотека буенча торак төзелеше республика программасының уңышлы һәм нәтижәле эшләвен билгеләп үтте: “Әлеге программа буенча кереме зур булмаган кешеләр, чыннан да, торак алырлар, нәкъ менә шуның өчен без барыбыз да аның тормышка ашырылуын хупларга тиешбез. Шуның белән беррәттән, республика банклары да безнең яклы һәм безнең белән хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, Яр Чаллы шәһәрендәге Яр буе зонасы төзелешен үзләштерү өчен, “ВнешТорг банк” бер миллиардтан артык евро бирергә әзер. Эш көйләнгән һәм шәһәр яки районның һәр җитәкчесе социаль ипотека программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча урыннарда җавап бирәчәк”.