Рөстәм Миңнеханов «Шишеҗам» Төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

07.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шишеҗам» Төркия компаниясе генераль директоры Әхмәт Кырман белән очрашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты. 

«Шишеҗам» генераль директоры Рөстәм Миңнехановка листлы пыяла һәм автомобиль пыяласы җитештерү буенча «Алабуга» МИЗ территориясендә урнашкан предприятиеләр эшчәнлеге турында, киләчәктә җитештерүне арттыру планнары турында сөйләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.