“Газпром” Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенә америкалы партнерны алып килде
24.01.2008
“Газ сәнәгате” ("Газпром") ААҖ Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе һәм Казанның компрессор машиналары төзү предприятиеләре базасында Татарстан Хөкүмәтенең Казанны тулы комплектлы газ суырту агрегатлары һәм двигательләре җитештерү үзәгенә әверелдерү турындагы тәкъдимен хуплый. Шулай да “Газ сәнәгате” бүлекчәләре ягыннан Казан машина төзелеше эшләнмәләренең техник параметрлары һәм шулай ук заказларны үтәү буенча кайбер җитди кимчелекләр бар. Бүген Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында “Газ сәнәгате” идарәсе әгъзасы – газ коденсантын транспортлау һәм саклау буенча департамент директоры Богдан Будзуляк үткәргән киңәшмәнең төп темасы шундый булды.
Аның сүзләренә караганда, газ монополисты үзенең глобаль проектларын гамәлгә ашырганда үз илендә җитештерелгән продукцияне күздә тота. Рәсәй җитештерүчеләренең тиешле эшләнмәләре булмаган очракта, чит ил тәэмин итеп торучылары алдына Россия Федерациясе территориясендә кирәкле продукция җитештерүне оештыру таләбе куела. Аерым алганда, “Газ сәнәгате”нең арадашлык итүендә Америка компанияләренең берсе белән Казанда газ суырту агрегатларын һәм аларга двигательләрне бергәләп җитештерү мәсьәләсе буенча сөйләшүләр алып барыла. Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе һәм Казанның компрессор машиналары җитәкчеләре “Газ сәнәгате” заказларының еллар буена тигезсез үлчәнешле булуына зарланып алдылар, ә 2008 елга ул кинәт кыскартылды. Бу җитештерүчеләргә тикшереп дөресләнгән, өметле планнар төзергә мөмкинлек бирми. Рөстәм Миңнеханов озак вакытлы килешү төзергә киңәш бирде, аннан башка Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенә үзенең инвестиция программасын үтәү һәм куәтенә яңалык кертү авырга туры киләчәк. Үз чиратында, премьер республика җитәкчелеге ягыннан теләсә ничек йогынты ясарга вәгъдә бирде. Богдан Будзуляк Татарстан ягы тәкъдимен хуплады һәм Татарстанда “Газ сәнәгате”н һәрвакыт аңлауларын билгеләп үтте.
Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе мәгълүматларына караганда, предприятие ГПА-Ц16 өчен газ турбинасы приводы белән тәэмин итүче буларак тоткан юлын сакларга һәм ныгытырга уйлый. Бу өлкәдәге өметле юнәлеш булып, НК-16-18СТ газ турбинасы приводын яңарту һәм станция шартларында файдалы эш коэффициентын 38 процентка кадәр җиткерү тора. Төрле җитештерүчәнлектәге “ИСТОК” автоматик газ бүлү станциясенең серияле чыгарылышын үзләштерү күз алдында тотыла. Хәзерге вакытта Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе “Газ сәнәгате”нең компрессор станцияләрендә 12 ГПА-Ц16 үзгәртеп кору проектын гамәлгә ашыра. Шулай ук НК-38СТ двигателе белән ГПА-16 «Волга»ның 2 агрегаты эшләнде. «Помарская» компрессор станциясендә агрегатның тагын бер комплекты ремонтланды. «Приполярная» компрессор станцияләрендә «Волга» ГПА-16ның бердәм нормага китерелгән агрегатлары төзекләндерелде.
"Татар-Информ"