Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин алданган өлешчеләр белән очрашты

03.11.2017

Агымдагы ел ахырына кадәр тагын проблемалы 5 объектны тапшыру планлаштырыла. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары  Рөстәм Нигъмәтуллин “ФОН” компанияләр төркеме, “Свей” фирмасы” ҖЧҖ һәм “Стройком” ҖЧҖнең төгәлләнмәгән төзелеш объектлары өлешчеләренең инициативалы төркеме вәкилләре белән очрашуда белдерде.  

Очрашуда шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Республика ярдәм фондының башкарма директоры Рөстәм Ибраһимов катнашты.

Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, 2017 елда республикада 853 фатирлы 4 объект файдалануга тапшырылган, бу 509 алданган өлешченең таләпләрен канәгатьләндерергә мөмкинлек биргән.

Бүгенге көндә проблемалы 35 йорт Татарстан Хөкүмәте контролендә (шулардан 6сы тапшырылган, алар буенча ике тапкыр сатылу фактлары билгеле).

9 объектта төзелеш-монтажлау эшләре бара, шуларның 6сы югары дәрәҗә әзерлектә. Биш объектны 2017 ел ахырына кадәр тапшыру планлаштырыла, дип билгеләде Татарстанның беренче вице-премьеры.

Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, беренче чиратта, күп чыгым таләп итмәгән һәм әзерлек дәрәҗәсе югары булган йортлар файдалануга тапшырылачак.

ТРның беренче вице-премьеры билгеләгәнчә, иң проблемалы объектларның төзүчеләре банкротлыкка чыккан “ФОН” компанияләр төркеме, “Свей фирмасы” ҖЧҖ, аларның җитәкчеләре кулга алынган һәм аларга карата тикшерү эшләре бара.

Рөстәм Нигъмәтуллин алданган өлешчеләрнең проблемаларын хәл итүне Татарстан Президенты шәхсән үзе контрольдә тота, дип ассызыклады. Моннан тыш, һәр атна саен бу объектларның әзерлеген тикшерәләр һәм гражданнарны кабул итәләр.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.