Тимур Шаһивәлиев Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Татарстан Республикасы комитеты башлыгы булды

23.01.2008

“Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Тимур Шаһивәлиевнең Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе итеп билгеләнүе турындагы указга кул куйды”, - дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.
Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Татарстан Республикасы комитеты Татарстан Республикасы Президентының 2007 ел, 31 нче декабрь, УП-720 номерлы Указы нигезендә оештырылган. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Эшмәкәрлекне .үстерү агентлыгы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Татарстан Республикасы комитеты буларак үзгәртелде.
Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Татарстан Республикасы комитеты Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлек .үсеше мәсьәләләре буенча вәкаләтләрне эшкә ашыра торган Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең махсус компетенцияле башкарма органы (Татарстан Республикасы ведомствосы) булып тора.
Комитет рәисе Татарстан Министрлар Кабинеты составына керә.
Белешмә өчен: Шаһивәлиев Тимур Наил улы 1978 елның 28 нче гыйнварында Казанда туа. «Юрист» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Чит ил эшләре .министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген 2001 елда Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе буларак башлый. 2005 елда тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры киңәшчесе итеп билгеләнә. 2006 елдан - Татарстан Республикасы буенча махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның территориаль идарәсе җитәкчесе.
Халыкара хокук магистры.
Инглиз, немец, корея телләрен белә.
"Татар-Информ"