Эльмира Маврина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе белән җитәкчелек итә башлады
23.01.2008
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләренә яңа җитәкче - Эльмира Мавринаны тәкъдим итте.
“Без 2 нче декабрьдә Татарстанда Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларны яхшы гына үткәрдек, һәм сезнең идарәнең элекке җитәкчесе Клавдия Новикова
“Бердәм Россия” партиясеннән Думага үтте. Эльмира Мавринаны без барыбыз да яхшы беләбез, һәм яңа җитәкче белән дә сез тату һәм системалы эшләрсез дип ышанам. Ә без үз ягыбыздан материаль-техник булышлык күрсәтүне тулысынча тәэмин итәчәкбез”, - диде үзенең сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, ЗАГС эше бөтен кешегә дә күренми, ләкин, моннан чыгып, әлеге ведомствоның роле һәм әһәмияте кимеми.
“ЗАГС системасы мәгълүматлар базасы буенча да, шулай ук аналитика буенча да камилләшергә тиеш. Гаилә елында һәм киләчәктә сезнең эшегез Татарстан Хөкүмәтенә демографик хәлне фаразларга мөмкинлек бирәчәк. Ни кызганыч, әлегә бу безне шатландырмый”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
ЗАГС Идарәсе буенча хезмәттәшләренә бүген Эльмира Маврина яңа вазыйфада беренче тапкыр мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, идарә каршында барлык республика ведомстволары өчен дә бердәм булырга тиешле мәгълүматлар базасын камилләштерү буенча җитди бурычлар тора. “Заманча технологияләр гасырында аларны ЗАГС эшендә нәтиҗәле кулланырга кирәк”, - дип билгеләп үтте ул.
Эльмира Маврина Казанда туган, ике югары белеме бар: 1996 елда “Тарих” белгечлеге буенча - КДУ ны, 2003 елда “Дәүләт һәм муниципаль идарә” белгечлеге буенча Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган.
Үз вакытында Эльмира Маврина түбәндәге вазыйфаларны башкара: 1996 - 1999 елларда - директор референты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институтында тарих бүлегенең кече фәнни хезмәткәре; 1999 - 2001 елларда – оештыру бүлегенең әйдәп баручы белгече, Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре администрациясенең мәгълүматлар һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге мөдире; 2001 – 2005 елларда – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш бүлеге начальнигы урынбасары; 2005 – 2007 елларда – Татарстан Республикасы социаль яклау министрының беренче урынбасары; 2007 елның 16 нчы августыннан башлап, Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары итеп билгеләнә.
"Татар-Информ"