Рөстәм Миңнеханов Александр Кадашны яңа вазыйфада тәкъдим итте
23.01.2008
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану буенча идарә начальнигы вазыйфаларын башкаручыны тәкъдим итү булды. Таныштыруны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы “Хайваннар дөньясы турында”гы Федераль законга кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, 2008 елның 1 нче гыйнварыннан Россия Федерациясенең әйләнә-тирә мохитны саклау өлкәсендәге кайбер вәкаләтләре федерация субъектлары карамагына тапшырылуы турында искә төшереп узды. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 1 нче гыйнвардан Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану буенча идарә булдырылды. Рәсәй Авыл хуҗалыгы күзәтүе функцияләренең бер өлеше шул идарәгә тапшырыла. Татарстан Республикасы Премьер-министрының гаризасы буенча, Татарстан Республикасы Президенты яңадан төзелгән идарә начальнигы йөкләмәләрен башкару вазыйфасына Татарстан Республикасы буенча ветеринар һәм фитосанитар күзәтү буенча Федераль хезмәт идарәсенең аучылык объектларын саклау, яңадан үстерү һәм куллану буенча күзәтү бүлегенең элекке начальнигы Александр Кадашны билгеләде. Вәкаләтләр күчкәнлектән, вазыйфага раслану федераль үзәк белән килешенгәннән соң гына башкарыла.
Рөстәм Миңнеханов яңа идарә начальнигы вазыйфаларын башкаручыга вәкаләтләрне тапшыру белән бәйле документларны хәзерләргә кушты. “Рәсәй Авыл хуҗалыгы күзәтүе, экологлар, урманчыларныкы белән кисешмәсен өчен, вазыйфаларның чикләрен бик анык итеп билгеләп кую мөһим. Моның өчен әле тагы да эшләргә, вәкаләтләрне дөрес бүләргә, Мәскәү белән килешергә, штат төзергә кирәк. Моны ничек башкарырга кирәклеге турында уйлагыз. Әгәр без идарә төзибез икән, ул нәтиҗәле эшләргә тиеш”, - дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы.
Кадаш Александр Федорович 1958 елның 18 нче ноябрендә Камчатка өлкәсенең Усть-Большерецкий районы Кихчик авылында туа. Белеме: югары, Киров авыл хуҗалыгы институты (1983). Белеме буенча квалификациясе – биолог-ау белгече. Дәүләт бүләкләре: Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы (2003).
1976-1978 елларда – ТАССР ның Лаеш районы Столбище дәүләт заказнигы егере; 1978-1988 – ТАССР Министрлар Советы каршындагы Дәүләт аучылык инспекциясе аучысы; 1988-1992 - ТАССР Министрлар Советы каршындагы Аучылык хуҗалыгы идарәсенең өлкән аучысы; 1992-1994 - ТАССР Министрлар Советы каршындагы Аучылык хуҗалыгы идарәсенең баш аучысы; 1994-2005 – Татарстан Республикасы буенча ветеринар һәм фитосанитар күзәтү буенча Федераль хезмәт идарәсенең аучылык объектларын саклау, яңадан үстерү һәм куллану буенча күзәтү бүлеге мөдире.
"Татар-Информ"