Россия урманчылары съездлары кысаларында - Казанда һәм Саба районында урманчылар “десанты”

27.09.2011

Татарстанда бүген башланган Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары һәм Россия урман үстерүчеләр җәмгыяте съездлары программасында 2 көнлек чаралар каралган.

Аерым алганда, бүген Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Россиянең яшь урманчылары съезды ачылды. “Олимп” спорт комплексы янындагы территориядә исә Россия урман үстерүчеләре паркына “нигез” салына – яшь нәфис үсентеләр утыртыла. Көннең икенче яртысында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Россия урман үстерүчеләр җәмгыятенең V съезды эшли башлый.

Иртәгә Саба урманчылыгында, Саба районы Лесхоз бистәсендә, Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы Нургали Миңнехановның һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була, аннары әлеге фидакарь шәхес исемендәге Дендрологик бакчага, Урман музеена экскурсияләр оештырыла. Делегатлар Селекция-орлыкчылык үзәгендә булып, шулай ук, урман әзерләү техникасы, III типтагы янгынчылык-химик станция белән таныша. Көннең икенче яртысында Лесхоз бистәсенең Мәдәният йортында мәктәп урманчылыкларын норматив документлар һәм методика белән тәэмин итү, аларның эшчәнлеге һәм тикшеренү эше темаларына багышланган “түгәрәк өстәл”ләр була.

Шул рәвешле, 27-28 сентябрь көннәрендә Татарстанда илебез урманчыларының мөһим чаралары үткәрелә, анда ТР Хөкүмәте актив катнаша.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы