Рөстәм Миңнеханов министрлыкларны наркоманиягә каршы көрәштә көчләрен берләштерергә чакырды

23.01.2008

Бүген Казанда Татарстан Республикасы буенча Наркотиклар кулланылышын контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт идарәсе коллегиясе булып узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Төп доклад белән чыгыш ясаучы - ведомство җитәкчесе Илгиз Миңнуллин Татарстан территориясендә наркоситуациянең 4 ел дәвамында тотрыклы булып калуын билгеләп үтте.
Тәртип саклау органнары тарафыннан 2007 елда наркотикларны законсыз куллануга бәйле 5405 җинаять эше ачылган, бу узган елдагыга караганда 8 процентка диярлек күбрәк. Бер ел эчендә Татарстанда 177 наркотиклар оясы юкка чыгарылган. Законсыз кулланылыштан 1241 кг наркотик һәм психотроплы матдәләр алынган.
Узган ел наркоҗинаятьләр өчен хөкем ителүчеләр күбәйгән. Гаепләнүчеләр озак вакытка ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр. “Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының якынча мәгълүматларына караганда, 1 нче гыйнварга республикада наркомания белән авыручы 8800 кеше теркәлгән, димәк, 100 мең кешегә 234 кеше туры килә. Әлеге күрсәткеч 245 кешене тәшкил иткән Рәсәйнекеннән түбәнрәк, - дип белдерде Илгиз Миңнуллин. – Тагы 5 мең кеше профилактика учетында тора. Узган елда наркотик матдәләр белән үлемгә китерә торган дәрәҗәдә агулануның 338 очрагы теркәлгән, алдагы елга караганда 23 процентка кимрәк. Наркомания белән авыручылар санының артуы 7,4 процент тәшкил иткән. Җәмгыятьнең наркоманиядән икътисади югалтулары 1,8 млрд. сум тәшкил итә”.
Шуның белән беррәттән, Илгиз Миңнуллин үз ведомствосының моңа бәйле бүлекчәләрен наркотиклар контрабандаларын ачу буенча (нибары 2 очрак) тәнкыйтькә тотты, аның фикеренчә, бу идарә потенциалына һәм реаль наркошартларга туры килеп бетми.
Болардан тыш, генерал игътибарны түбәндәгеләргә басым ясап юнәлтте: законсыз әйләнештә наркобизнестан кергән зур суммадагы акчалар йөри, шуңа карамастан идарә хезмәткәрләре тарафыннан һаман саен күбрәк очракларны легаль хәлгә күчерү буенча тикшерү алып барылса да, отчет бирү чорына легальләштерелгән акчалар суммасы шактый кимегән һәм нибары 1,1 млн.сум тәшкил иткән.
Наркотикларга каршы көрәшүче тәртип саклаучылар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов җәмгыятьтәге социаль җирлекнең шактый дәрәҗәдә аларның хезмәтенә бәйле булуын искә төшерде. “Халык проблемаларын чишүнең күпчелеге Сезнең эшчәнлегегездән, наркомания һәм наркоҗинаятьчелеккә каршы дөрес оештырылган көрәш системасыннан тора. Бүген Татарстан күтәрелештә, шуңа күрә республика хөкүмәтенә яңа буынның нинди булуы һәм безнең республиканың киләчәген кемнәр билгеләве әһәмиятсез була алмый”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы.
“Халык, бигрәк тә наркоҗинаятьчеләрнең иң җиңел табышы булган яшьләр арасында наркотиклар куллануның динамикасы безне чын-чынлап борчуга сала. Шуңа бәйле рәвештә республика җитәкчелеге әлеге хәлне даими күзәтү астында тота һәм наркотикларга каршы чаралар комплексын гамәлгә ашыруга шактый акча бүлеп бирә”, - дип өстәде ул.
Алдагы ике программа кысаларында бу максатлар өчен 430 млн. сум юнәлтелгән иде. Үткән елда халыкның наркотиклар куллануын кисәтү буенча  Республика максатчан программасы гамәлгә ашырыла башлады. Аңа дип, 210 млн. сум бүлеп бирелгән иде, быелга республика бюджетыннан 75 млн. сум бүленәчәк.
“Бу аз сумма түгел, шуңа күрә без аны үзләштерүнең җитди нәтиҗәләрен күрергә телибез”, - диде республика Хөкүмәте башлыгы, наркотикларга каршы көрәшүче тәртип саклаучыларга мөрәҗәгать итеп. Шуның белән бергә ул соңгы елларда наркоманиягә каршы көрәштә уңай нәтиҗәләргә ирешүне дә билгеләп китте. Шулай да республикада наркотиклар тарату белән бәйле хәл әле четерекле булып кала бирә.
“Узган елда наркомания белән авыручылар санының 4,7 процентка артуы безне сагайта – бу 2006 елга караганда 2 тапкыр артыграк Ә профилактик учетта торучы кешеләрнең саны 39 процентка арткан”, - дип раслап үтте Рөстәм Миңнеханов. Премьер-министр бу мәсьәләнең үткән елның август аенда булып узган Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы утырышында тикшерү предметы булуын искә төшерде. Татарстан Республикасы Президенты законсыз рәвештә наркотиклар куллану масштабларын җитди киметү мәсьәләләрен куйды. Министрлар Кабинеты җитәкчесе фикеренчә, Татарстан Республикасындагы моның белән кызыксынган барлык министрлык һәм ведомстволар арасындагы үзара бәйләнеш дәрәҗәсе арту бу мәсьәләнең чишелеше була алыр иде.
“Сезнең идарәгез, наркоманиягә каршы көрәш буенча җаваплылык үзәге буларак, бу эшнең башында торырга тиеш. Гомуми эш планнары, наркоситуацияне бәяләү методикасы һәм башка материаллар кирәк. Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә оештырыла торган наркотиклар куллануга каршы комиссияләр барлык баскычларда хакимиятнең башкарма органнары эшчәнлегенең нәтиҗәле килешүчәнлеген тәэмин итәргә тиеш”, - дип саный ул.
Наркотикларның законсыз кулланылышына бәйле эш турында сөйләгәндә, Премьер-министр соңгы елларда бу юнәлеш буенча яхшы гына нәтиҗәләргә ирешүне билгеләп үтте. Наркоҗинаятьләргә тикшерү үткәрү саны 2 тапкырга диярлек арткан. Ләкин алдан чаралар күрүгә дә карамастан, наркотикларга юл таба алу югары кала бирә. Наркобизнесның икътисади нигезен ачыклау һәм җимерү, оешкан җинаятьчел төркемнәрне юкка чыгаруга юнәлдерелгән эшчәнлекнең нәтиҗәләре юк. Соңгы ике ел эчендә бу өлкәдәге җинаятьчел берләшмәләр буенча бер генә җинаять эше дә кузгатылмаган. Акчаны рәсмиләштерү белән бәйле теркәлгән наркоҗинаятьләр саны 57 процентка кимеде.
Рөстәм Миңнеханов халыкны наркотизацияләүгә профилактика үткәрү мәсьәләсенә коллегиядә катнашучыларның игътибарын аерым юнәлтте. Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең Наркотиклар кулланылышын контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт идарәсе, инициаторларның берсе буларак, наркотиклар куллануны башлангыч этапта ук ачыклау һәм үз вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтү максатыннан чыгып, мәктәп укучылары һәм студентларның еллык медицина тикшерелүенә врач-наркологлар күзәтүен дә кертүне күтәреп чыкты.
Аның сүзләренә караганда, узган ел бу максатлар өчен 9 млн. сум акча бүленгән булган, агымдагы елда бу сумма 10 млн сумга кадәр арттырылган. Быел 180 мең укучыны тикшерү планлаштырыла, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 2 тапкыр артык.
“Балаларга тест үткәрү инде үзенең уңай нәтиҗәләрен бирде, - дип белдерде Хөкүмәт башлыгы. – Каралу барышында 190 кешенең наркотиклар куллануы ачыкланды. Минем фикеремчә, бу саннар киметелгән”. Рөстәм Миңнеханов наркотикларга каршы көрәшүче тәртип саклаучыларны һәм милиция хезмәткәрләрен бу мәсьәләдә шулай ук эшне көчәйтергә чакырды.
“Бу проблема турында без инде күп еллар сөйлибез. Наркотиклар, наркоэшмәкәрләргә карата ачык чагылдырылган караш булдырмыйбыз икән, наркоэпидемия куркынычы әле сакланачак. Бу эштә төп акцент иң элек гаиләгә ясалырга тиеш”, - дип белдерде ул.
Аның фикеренчә, наркомания белән көрәшнең күп кенә формалары һәм методлары бүгенге көндә актуальлекләрен югалткан. Алар яшьләрнең заманча психологик юнәлешләренә туры килми. Социаль роликлар бик йомшак, ә профилактик кампанияләр билгеле бер нәтиҗәләрне бирми. “Без андый эш белән риза түгел. Сез яңадан-яңа PR-технологияләр куллануны өйрәнергә һәм сәламәт яшәү рәвешен алга сөрергә тиешсез. Республика күләмендә үткәрелә торган көчле тамашалар кирәк. Монда инициатива Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыктан чыгарга тиеш. Наркомания һәм наркоҗинаять буенча көрәш системалы һәм тирәнтен якын килүне таләп итә. Бары тик дәүләт структуралары һәм җәмәгатьчелекнең тырышлыклары берләшкән очракта гына без уңай нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз. Республика Хөкүмәте Сезнең эшегезнең бөтен катлаулылыгын һәм җаваплылыгын аңлый, без барлык чараларда да Сезгә максималь ярдәм күрсәтербез”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук яшьләр катнашында наркотикларга каршы көрәш хәрәкәтен пропагандалаганда массакүләм мәгълүмат чараларының роле турында да искәртеп үтте һәм массакүләм аралашу буенча Татарстан Республикасының “Татмедиа” Агентлыгы җитәкчелегеннән әлеге юнәлештәге эшне активлаштыруны үтенде.
Чараны йомгаклап, Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Наркотиклар кулланылышын контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт идарәсенең иң яхшы оператив хезмәткәрләренә - республика конкурсы җиңүчеләренә - акчалата премияләр тапшырды. Бу көнне дәүләт һәм ведомство бүләкләрен узган елда эш күрсәткечләре буенча аерылып торган наркотикларга каршы көрәшүче тәртип саклаучылар да алды.
"Татар-Информ"