Татарстанда “Буран” планы игълан ителде

22.01.2008

Татарстан Республикасы территориясендә, катлаулы һава шартлары белән бәйле рәвештә, “Буран” планы игълан ителде. Мондый карар бүген Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында кабул ителде. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Равил Моратов рәислегендә Татарстан Республикасының Кризиска каршы тору үзәгендә узды.
“Безнең төп бурычыбыз - катлаулы һава шартларында кешеләр тормышы куркынычсызлыгын һәм республика юлларында нормаль хәрәкәтне тәэмин итү өчен бөтен шартларны тудыру”, - дип ассызыклады Равил Моратов.
Утырышта ясаган докладында Россия Федерациясенең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары хезмәт итүчеләр составының 1 нче номерлы хәзерлек режимына күчерелүе турында әйтеп китте. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта гражданнар тәүлек буена 01 телефоны аша шалтырата алалар.
Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча Татарстанда бу төнне дә һава торышы начарланачак: җил 15 тән алып 17 гә, аерым урыннарда секундына 22 метрга кадәр көчәячәк. Урыны белән кар, юеш кар явып үтәчәк, кар бураны булачак. Һава шартларының яхшыруы 24 нче гыйнварда гына, җил һәм буран басыла төшеп, температура Цельсий баганасының минус 4-9 градусына кадәр күтәрелгәч кенә булачак.
“Татарстан буенча бүген федераль һәм республика автотрассаларын чистартуда 304 берәмлек техника эшләде", - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов. Аның сүзләренә караганда, юл төзүчеләрнең ягулык запасы 934 тонна тәшкил итә. Тозлы-комлы катнашманың запасы җитәрлек дәрәҗәдә тупланган. Юл хезмәте машиналары кюветка төшеп киткән автомобильләргә трассага чыгуда ярдәм итәләр. “Буран” планы буенча барысы да әзерме”? – дип кызыксынды Равил Моратов. “Әйе”, - дип җавап бирде Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ башлыгы, милиция полковнигы Рифкать Миңнеханов утырышта хәбәр иткәнчә, пассажир автобусларының хәрәкәте 22 нче гыйнварда 4 сәгать 30 минутта туктатылды. Ә 21 нче гыйнварда массакүләм матбугат чаралары аша халыкка җиңел транспортта шәһәр читенә чыгуны чикләп торырга кирәклеге турында хәбәр тапшырылды. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәтләре иминлеге буенча дәүләт идарәсе хезмәт итүнең көчәйтелгән вариантына күчерелде. Постларга пассажир автобусларын трассага чыгармаска дигән боерык бирелде. Гомумән, юллардагы хәлләр күзәтү астында.
“Бүген ашыгыч ярдәм дежур бригадаларының саны 20 процентка артты. Төп игътибар төрле җирдән үтеп йөри алуы югары булган машиналарга бирелде. Һәлакәтләр медицинасы үзәге базасында 500 зарар күргән кешене кабул итәргә исәпләнгән дару запаслары булдырылды”, - дип хәбәр итте утырышта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов.
Җыелган кешеләрне республика башкаласы юлларындагы хәлләр турындагы хәбәрләр белән Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мансур Хафизов таныштырды Аның сүзләренә караганда, бүген төнлә белән шәһәр урамнарында 250 берәмлек техника эшләгән, көндезен – 300 берәмлек. 18 сәгатьтә Казан буенча “Буран” планы игълан ителде. Кирәк очракларда юлларга тагы 125 берәмлек техника чыгачак.
Видеоэлемтә буенча Татарстан Республикасының Кризиска каршы тору үзәге хәбәр иткәнчә, Чистайда 2 халыкара пассажир автобусы тоткарланган. “Һава шартлары бу төнне әле яхшырмаячак, һәм автобуслар трассага чыкмаячак, шуңа күрә пассажирларыгызны кунакханәләргә урнаштырыгыз”, - дип боерык бирде Равил Моратов. Татарстан Республикасының Кризиска каршы тору үзәгеннән Алексеевский, Балык Бистәсе, Мамадыш, Алабуга һәм Яр Чаллы белән булган видеоэлемтә сеанслары күрсәткәнчә, республика территориясендә федераль трассалар буенча хәрәкәт өзелми. Барлык кирәкле техника, юл һәм коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән эш режимына күчерелгән. Ситуация күзәтү астында тора.
"Татар-Информ"