Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин озатуында мәктәп, һөнәри техник училище, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм мәктәпара уку комбинатында укучылар тарафыннан җитештерелгән әйберләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсендә булды.
Халыкара өлкәннәр көне, һөнәри техник белем бирү хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме һәм Укытучылар көненә багышланган ярминкә “Парк Хаус” сәүдә-күңел ачу комплексы каршында инде дүртенче тапкыр уза. Анда республика шәһәр-районнарыннан 180 нән артык белем бирү учреждениесе үз проукциясен тәкъдим итте.
Биредә казанлыларга арзан бәягә азык-төлек продуктлары: ит һәм балык продукциясе, ярмалар һәм бөртекле культуралар, яшелчә, җиләк-җимеш, бал, сөт, кайнатма, гөмбә, йомырка, икмәк сатып алу мөмкинлеге тудырылды. Сатуга шулай ук бәйләнгән әйберләр, хуҗалык ихтыяҗлары өчен төрледән-төрле тауарлар, итекләр, картина һәм сувенирлар куелган иде.
Ярминкәгә килүчеләр өчен һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар коллективлары катнашында концерт программасы да оештырылды.
ТР Хөкүмәте башлыгы ярминкә белән таныштып чыкты, аны бөтен җирдә дә икмәк һәм тоз, чәкчәк белән каршы алдылар. Илдар Халиков Раифаның 1 нче санлы махсус училищесы каршында озаграк тукталды. Әлеге уку йортында белем алучылар ташчы, штукатур, слесарь, токарь һәм столяр-балта остасы һөнәрләрен үзләштерә. Училищеда төрле түгәрәкләр эшли. Училищеда белем алучылар түгәрәкләрдә тырыс һәм бакча кирәк-яраклары ясый. Шундый эшләнмәләрнең берсен – тырысны – Премьер-министрга бүләк иттеләр.
Илдар Халиков шулай ук Лубян урман хуҗалыгы техникумы палаткасына да игътибар итте. Техникум педагоглары Илдар Халиковны кунакка чакырды. Урман хуҗалыгы техникумында укучылар кунакларга үрелгән кәрзиннәр бүләк итте.
Моннан тыш, сәүдә урыннары белән танышканда, Хөкүмәт башлыгы 1 нче һөнәри училище палаткалары янында да туктады.
Илдар Халиков журналистларга биргән интерьюсында болай дип ассызыклады: “Быелгы һава шартлары безнең азык-төлек продуктлары белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителүебез турында кыю рәвештә белдерергә мөмкинлек бирә. Ярминкәләр казанлыларның күңеленә хуш килде. Быел алар ким дигәндә өч ай дәвам итәчәк”.
Аның сүзләренә караганда, күргәзмә-ярминкә - ул коммерция чарасы гына түгел, ә “үзеңне күрсәтү һәм башкаларны күзәтү” мөмкинлеге дә. Соңыннан Хөкүмәт башлыгы уку йортлары педагогларына рәхмәт белдерде.