Рөстәм Миңнеханов “Динамо-Казан”ны сезонны уңышлы тәмамлавы белән котлады

22.01.2008

Татарстанның Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген “Динамо-Казан” чирәмдәге хоккей командасын сезонны уңышлы тәмамлавы белән котлады. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән очрашуда команда уенчылары, тренерлары, клуб җитәкчеләре һәм спонсорлары, шулай ук Рәсәйнең Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Сергей Чеченков катнашты.
Үзенең котлау сүзендә Сергей Чеченков “Динамо-Казан” командасын Рәсәй чемпионатындагы җиңүе һәм алга таба иң абруйлы булган Европа клубы турниры раундына – Евролигага чыгуы белән тәбрик итте.
“Динамо-Казан” – Евролиганың алдагы этабына чыккан бердәнбер Рәсәй командасы, хәзер инде бу турнирның алдагы ярышында Рәсәйдән ничә команда күрсәтелүе сезгә бәйле”, -диде Сергей Чеченков.
Чирәмдәге хоккей федерациясе Президенты командага истәлекле кубок тапшырды, ә Рөстәм Миңнехановка чирәмдәге хоккей буенча Рәсәй чемпионатының алтын медале тапшырылды.
“Татарстан Республикасы спортның барлык төрләренә дә зур игътибар күрсәтә, монда Президентның да тәкъдир ителерлек хезмәте бар, - диде Рөстәм Миңнеханов кунакларга. – Мин бу команда белән эшнең ничек башлануы, тышкы эшләр министры Әсгать Сәфәров белән яңа кыр ачуыбызны яхшы хәтерлим. Ул чакта бу безнең өчен җитди вакыйга булган иде, ә хәзер Әсгать Сәфәров, үз җилкәсенә шундый йөк алып, "Динамо" уңышлары белән горурланырга хаклы.
Рөстәм Миңнеханов “Динамо-Казан” командасына күрсәткән игътибары өчен Рәсәйнең Чирәмдәге хоккей федерациясенә рәхмәт белдерде. “Безнең башка федерацияләр белән мондый үзара килешкәнлекнең булганы юк иде әле, - дип билгеләп үтте Хөкүмәт башлыгы. – Бу шулай ук безнең уңышыбыз дәлиле- без Сезнең ярдәмне тоябыз”.
Ләкин клубның күпчелек ирешелгән уңышларындагы тәкъдир ителерлек хезмәте, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, команданыкы һәм, беренче чиратта, баш тренер - Араик Маргарянныкы. “Без баш тренердан, чынлап та, уңдык, - дип белдерде Премьер-министр. - Араик Маргарян, чын команда оештырып, бөтен көчне җиңүгә юнәлтә алды”.
“Сезнең уңыш - бер яктан караганда, зур шатлык, ә икенче яктан – борчылыр урын да бар, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Без инде дәрәҗәне төшерә алмыйбыз. Һәрбер җиңелү безнең һәркайсыбыз өчен җитди кайгы булачак”.
“Казан алга таба да спорт шәһәрләренең берсе буларак статусын тагы да күтәрер. Спорттагы уңышлар буенча без инде, башка шәһәрләрне әйтеп тә тормастан, бары тик Санкт-Петербург белән генә сүз көрәштерә алабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Казан 2013 ел Универсиадасын үзенә алырга тырышачак, һәм дөньякүләм исемгә лаек команданың булуы безнең өчен җитди көч сынашу булачак. Үзегезнең уңышларыгыз белән Сез Универсиада-2013 “копилка”сына да зур өлеш кертәсез”.
“Теләсә нинди спорт уңышы – инвестиция һәм туризмдагы уңышлар да ул, - дип йомгак ясады Хөкүмәт башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов Сергей Чеченковка, Араик Маргарянга, команда әгъзаларына һәм клуб администрациясенә тәбрикләү хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Үз чиратында Татарстанның Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты, беренче вице-премьер Борис Павлов Премьер-министрга Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей федерациясенең истәлекле билгесен бүләк итте, ә Араик Маргарян команда исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
"Татар-Информ"