Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Муниципаль берәмлекләр советы Президиумы утырышы булып узды
22.01.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы Президиумы утырышы булып узды. Аның эшендә Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов та катнашты.
Муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы әгъзалары,бергәләп, Татарстан Республикасында инновация өлкәсе үсеше, Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы (шәһәр округларындагы) координация комиссияләре эшчәнлегенең муниципаль программаларын эшләү һәм биологик калдыкларны файдалы эшкә тоту проблемаларын хәл итү буенча Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәләре исемлегенең беркетмәләрен тормышка ашырылу мәсьәләләрен тикшерделәр.
Беренче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева җыелган кешеләргә информация ясады. “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына нигезләнеп, Татарстан Республикасында инновация сферасы белән идарә итү концепциясе төзелгән иде. Аның исеме үзгәртелде, хәзер бу документ “Татарстан Республикасында инновация эшчәнлегендә катнашучыларның нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе” дип атала. Бу концепцияне эшләү без инде берничә ел сөйләп килә торган шактый зур сандагы проблемалар булу аркасында килеп туды: фәнни һәм инновация өлкәләрендәге интеграциянең түбән дәрәҗәсе, фәнни-тикшеренү институтларының зыян күреп эшләве һ.б.”, - диде ул.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта фәнни оешмаларның 28 проценты уңышлы гына эшли, 36 проценты - уртача нәтиҗәләр белән, 36 проценты - зыянлы. “Республика предприятиеләренең кереме, шәхси компанияләр белән чагыштырганда, 2,5 тапкырдан ким, ә федераль предприятиеләрнеке аннан да начаррак – 5,5 тапкыр”, - дип билгеләде Алевтина Кудрявцева.
“Башта безгә фәнни-инновация сферасы үсешендәге эшчәнлек нәтиҗәлелегенең бәяләмә индикаторын раслауны тикшерергә һәм кертергә, инновация зшчәнлеге турындагы закон проектын, инновация инфраструктуралары субъектларына аккредитация үткәрү һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең инновация эшчәнлеге субъектлары алдына куя торган төгәл бурычлары да кертелгән инновация меморандумы проектын теркәү тәртибен тикшерергә һәм үткәрергә тәкъдим ителгән иде. Инновация эшчәнлеге турындагы закон эшләнде. Һәрбер инновациянең аны инновация итеп санарга мөмкинлек бирә торган чиге була. Һәр кеше бертөрле аңласын өчен, төрле интерпретацияләргә урын калдырмаска кирәк”, - дип төгәллек кертте ул.
“Соңгы вакытларда «технопарклар», «индустриаль парклар», «бизнесинкубаторлар» дигән терминнар, чынлыкта алай саналмасалар да, бик еш телгә алына”, - дип саный икътисад министры урынбасары. “Закон проектында боларның барысын да тәртипкә китерү омтылышы ясалды. Максат буларак, гомуми төбәк продукты структурасын үзгәртү формалаштырылды”, - дип аңлатты Алевтина Кудрявцева.
“Татарстан Республикасында инновация эшчәнлегендә катнашучыларның нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе инновация продукциясенең бүгенгә 13 процент күләмендәге өлешен 2015 елга тулай төбәк продукты составында 30 процентка җиткерергә ярдәм итәчәк”, - дип саный А.Кудрявцева.
Хәзерге моментка интеграция, инновация проектларын һәм аларны гамәлгә ашыру өчен кирәк булачак индустрия мәйданчыкларын эшләү өчен, инновация инфраструктуралары объектларын алдан хәзерләп кую турында инде кабул ителгән законнар белән тормышка ашырылды. Закон проектында шундый норма билгеләнгән: Татарстан Республикасы бюджетыннан фәнни һәм инновация эшчәнлеген финанслауга бүленеп бирелә торган акча күләме гомуми төбәк продуктының 2 процент күләмендәге микъдарын күз алдында тота.
“Дәүләт ярдәме бөтен дәрәҗәдәге бюджетка салым түләү һәм бюджет кредитлары буенча срогы чыккан бурычлары булмаган барлык хуҗалык итүче субъектларга да күрсәтелергә мөмкин, һәм иң әһәмиятлесе – аларның минималь хезмәт хакы бюджетның минималь кулланылышыннан югарырак булырга тиеш”, - дип хәбәр итте Алевтина Кудрявцева.
Эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары да әзерләнде. Алевтина Кудрявцева сүзләренә караганда, болар бөтен дөньяда кулланылуга җайлаштырылган индикаторлар. Мәсәлән, Татарстан Фәннәр академиясе өчен бу - фәнни эзләнүләр һәм бюджет нәтиҗәлелеге, Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фонды буенча - инновация проектларын финанслау күләме. «Идея» инновация технопаркы өчен карап үтелгән инновация проектларының санын исәпкә алу күз алдында тотыла.
“Экспертлар һәм галимнәр өчен инновация проектларына экспертиза үткәрү бик авырга туры килде. Шуңа бәйле рәвештә, инновация меморандумында билгеләнә ала торган инновация һәм фәнни эшчәнлек үсешенең өстенлекле юнәлешләре белән бу юнәлешләрнең исемлеген чикләргә тырышу омтылышы ясалды”, - диде Алевтина Кудрявцева.
Йомгак ясап, ул җирле үзидарә органнарына 2020 елга кадәр һәм 2030 елга кадәрге вакыт аралыгында кластерлы якын килү нигезендә Татарстан Республикасы җитештерү көчләрен үстерү һәм урнаштыру концепциясе һәм программасына нигезләнгән инновация үсеше программасын кабул итәргә киңәш бирде.
"Татар-Информ"