Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов BHGE компаниясе президенты һәм баш башкарма директоры Лоренцо Симонелли белән очрашты.
Чара BHGE штаб-квартирасында Хьюстонда узды (АКШ).
Яклар алга таба багланышлар мөмкинлекләре турында сөйләште. Аерым алганда, нефть-газ җиһазлары өлкәсендә хезмәттәшлек, заманча технологияләрне куллану, производство барышын камилләштерү, дүртенче цифра революциясе казанышларын файдалану турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов General Electric вәкилләренә Татарстан нефть-газ химиясе тармагы җитәкчеләре һәм белгечләренә танышу семинары оештыруны тәкъдим итте. Семинарда нефть-газ өлкәсендә цифра технологияләрен куллану темасы күтәреләчәк.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдино, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, "ТАИФ" генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, GE вице-президенты, Россия һәм БДБ илләрендә GE президенты һәм башкарма директоры Рон Поллетт һәм башкалар катнашты.