Рөстәм Миңнеханов “Химград” Технополисы төзелеше буенча киңәшмә уздырды
22.01.2008
2008 елның 22 нче гыйнварында «Химград» Технополисы территориясендә (Восстание ур., 100) Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында «Химград» Технополисы төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының Беренче урынбасары Р.Ф.Моратов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры М.Ш.Хөснуллин һ.б. катнашты.
Киңәшмә барышында Технополис мәйданчыгында төзелеш-монтаж эшләренең барышы турында сөйләнде, мәйданчыкны үстерүнең алдагы чаралары билгеләнде.
Моннан тыш, киңәшмәдә «Белруснефтегаз» ЯАҖ идарәсе рәисе Р.А.Корбанов җитәкчелегендәге вәкилләр дә катнашты. 21 нче гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы очрашуны дәвам итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов компания вәкилләре белән бергәләп «Беларусь» сәүдә-логистика комплексы төзелеше өчен билгеләнгән 5,5 га мәйдандагы җир кишәрлеген карады. Очрашу барышында шулай ук сәүдә-логистика комплексы төзелеше вакытында чимал һәм әзер продукцияне саклаганда Технополис резидентлары ихтыяҗларын исәпкә алуның зарурилыгы һәм җир кишәрлеген киңәйтү мөмкинлеге дә тикшерелде.
Моннан тыш, «Белруснефтегаз» ЯАҖ вәкилләре «Химград» Технополисы территориясендә химия һәм нефть химиясе өлкәсендәге инвестиция проектларын гамәлгә ашыру белән кызыксынулары турында да сөйләделәр.