2010 елдан башлап Татарстан Республикасы ДТФ ел саен 1 млн. кв.м торак йортны сафка бастырырга планлаштыра
22.01.2008
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2008 елга инвестиция программасы Татарстан Министрлар Кабинеты брифингында күтәрелгән аерым тема булды. Бүген фонд директоры Тәлгать Абдуллин республикада льготалы торак төзелеше буенча планнарның кайберләрен җентекләп ачып салды.
Шуны искә төшереп үтик: ДТФ ның агымдагы елга булган инвестпрограммасы 16465427 мең сум күләмендә фонд Химаячеләр советының декабрь ае утырышында расланган иде. Ул өч дәүләт программасы кысаларында 11370 гаилә өчен 709 мең кв. метрда (2005 ел белән чагыштырганда 2 тапкыр артык) торак, шул исәптән “Яшь гаиләгә” программасы буенча гомуми мәйданы 49 мең кв. метр булган 891 фатир һәм авылдагы яшь белгечләр өчен 1662 шәхси торак-йорт төзергә мөмкинлек бирәчәк. Башка тораклар социаль ипотека кысаларында тормышка ашырылачак.
Т.Абдуллин сүзләренә караганда, 2007 елда ДТФ юнәлеше буенча Татарстанда 611600 кв. метр мәйданда йорт эксплуатацияләүгә тапшырылган. Фонд бюджеты 11 млрд. сум диярлек тәшкил иткән. Бу сумманың 4807,9 миллионын предприятие һәм оешмаларга ирекле түләргә туры килгән. Алар социаль ипотека программасына гына түгел, ә “Яшь гаиләләрне һәм авыл җирендәге яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү” программасының кушымтасы булган “Яшь гаиләгә” программасын (712 млн. сум) бергәләп финанслауга һәм “социаль ипотека”да катнашучы балалары туган гаиләләргә бушлай субсидияләр (327 млн. сум) түләүгә дә тотылган.
Программада катнашучыларның акчалары узган елда 7440 млн. сум тәшкил иткән, шуларның 4077 млн. сумы - инде алынган тораклар өчен фондка “кире кайтарып бирелә торган” акчалар (ваклап түләү), калган 3363 млн. сум – ДТФ счетларында “тупланган” беренчел взнос һәм өстәмә акча салу кебек средстволар.
ДТФ Инвестиция программасы буенча агымдагы елга Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең иң “тыйнак” бәяләр буенча исәпләгәндә ирекле түләү күләме 4680 млн. сум тәшкил итә (аңа кадәр 3325 млн. сум булыр дип фаразланган иде). “Без килешүләр төзү буенча предприятиеләр һәм оешмалар белән оештыруга караган бернинди проблемаларсыз гына шактый уңышлы эшли башладык, - дип белдерде Т.Абдуллин. – Ел башыннан алып, үзебезнең эре компанияләр белән 2,4 миллиардтан артык сумга исәпләнгән килешүләр төзедек”. Аның сүзләренә караганда, ДТФ га системалы рәвештә ирекле взнос түләүчеләр булып, 2,5 мең юридик зат санала. Социаль ипотеканы бергәләп финанслау алар өчен “гадәти эш нормасына әверелгән”.
Татарстан Республикасы ДТФ башлыгы журналистларга сөйләгәнчә, 25–26 нчы гыйнварда Казан, Яр Чаллы һәм Әлмәттә җирле товар җитештерүчеләр катнашында зона киңәшмәләре уздырылачак. Аларда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә. Киңәшмәләрдә түбәндәге нәрсәләргә төгәл ачыклык кертү планлаштырыла: теге яки бу предприятие торак төзелеше максатыннан күпме күләмдә акча бүлеп бирә ала, үзенең эшчеләренә кайсы урыннан ничә фатир алмаштырып ала ала. “Бу киңәшмәләрне уздырганнан соң, инвестиция планнарыбыз тагы да төгәлрәк булачак һәм 15 нче февральгә инде без һәр объект киселешендәге чыгымнар турында сөйли алачакбыз”, - дип өстәде Т.Абдуллин.
Фонд җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 2010 елга күрсәткечне 1 млн. кв. метрга җиткереп, ел саен республикада льготалы торак төзелеше күләмен арттыру планлаштырыла. “Аннан соң без, шул санда тукталып, аны константа буларак тотып торачакбыз”, - дип сүз бирде ул.
"Татар-Информ"