Рөстәм Миңнеханов «Эмерсон» компаниясенең Россиядәге генераль директоры Николай Шестаков белән очрашты

23.10.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хьюстонда (АКШ) «Эмерсон» (Emerson) ҖЧҖ компаниясенең Россиядәге генераль директоры Николай Шестаков белән очрашты.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Хьюстонга эш сәфәре белән килде.

«Эмерсон» – эре трансилкүләм корпорация, төп офисы Миссури (АКШ) штатында урнашкан. Компания сәнәгатьнең күп өлкәләрендә технологияне һәм инжинирингны алмаштыра һәм сәнәгать, коммерциячел һәм  кулланучылар базарлары өчен технологик хәл ителешләр тәкъдим итә.

Николай Шестаков кыскача гына компаниянең тарихы турында сөйләде, компаниягә 1890 елда нигез салынган. Компаниянең бөтен дөнья буйлап 155 җитештерү предприятиесе бар, аларда якынча 74 мең хезмәткәр эшли. Россиядә компания 1992 елда үз вәкиллеген ачкан. 2004 елда «Эмерсон»  «Метран» (Челябинск) сәнәгать төркемен гамәлгә куючы һәм стартегик партнеры булган.

«Эмерсон» компаниясе җайланмалары «Татнефть», «ТАНЕКО», «Түбән Кама нефть химиясе», «Түбән Кама шина», «Казаноргсинтез», «ТАИФ-НК» һәм башка компанияләр предприятиеләрендә файдаланыла.

Компания аеруча үзле нефть чыгаруда хезмәттәшлек итә ала, «ТАНЕКО» өчен – ароматлы углеродлар һәм башкалар җитештерү буенча да.

Николай Шестаков хәбәр иткәнчә, «Эмерсон» компаниясе һәм «Татнефть» ГАҖ арасында нефть-газ чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендәге процессларны үстерү, оптимальләштерү буенча хезмәттәшлек турында аңлашу меморандумы имзаланган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эмерсон» компаниясе белгечләрен «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советының берәр утырышында инновацион һәм актуаль проектларын тәкъдир итәргә чакырды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.