Хьюстонда Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» ГАҖ белән Univation Technologies арасында дәвамлы стратегик хезмәттәшлек турында килешүне имзалауда катнашты

23.10.2017

Бүген Хьюстонда "Техас-Татарстан" эшлекле форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында берничә килешү имзаланды. 

Әлмәт дәүләт нефть институты белән Райс университеты (Хьюстон) арасында килешү имзаланды, аннан «Казаноргсинтез» ГАҖ  белән Univation Technologies арасында дәвамлы стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

Аерым алганда, «Казаноргсинтез» һәм Univation Technologies арасындагы  хезмәттәшлек турында килешү түбән басымлы полэтиленны «Казаноргсинтез» ГАҖдә җитештерүне алга таба үстерүне һәм түбән басымлы полиэтиленны җитештерү күләмен елына 150 мең тоннадан 660 мең тоннага җиткерүне, шулай ук уртактан катализаторлар җитештерүне үсетрүне күзаллый. 

Имзалаудан соң ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров хәбәр иткәнчә, бүгенге килешү - «Казаноргсинтез» ГАҖ  белән Univation Technologies 1983 елда башлаган хезмәттәшлекнең дәвамы, ул елларда "Казаноргсинтез" түбән басымлы полиэтилен җитештерүгә лицензия алган иде. 

Ринат Сабиров искәрткәнчә, «Казаноргсинтез» куәтләрен яңартуның беренче этабында (2004-2008 еллар) производствоны бергә төзекләндерделәр, бу түбән басымлы полиэтиленны җитештерү куәтен елына 300 мең тоннага кадәр җиткерергә мөмкинлек бирде. 2006 елда "Казаноргсинтез" Univation Technologies белән Россиядә беренчеләрдән РЕ-100 (полиэтилен-100) җитештерүне гамәлгә керттеләр, ә бүген "Казаноргсинтез" БДБ илләре арасында бердә-бер  түбән басымлы полиэтилен һәм РЕ-100 җитештерүче. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина