«Белруснефтегаз» «Химград» логистик үзәгенең төзүчесе була ала

21.01.2008

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның «Белруснефтегаз» ЯАҖ идарәсе рәисе Рашад Корбанов белән очрашуы булып узды.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе начальнигы Анатолий Краснов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Белруснефтегаз» ЯАҖ идарәсе әгъзалары һәм Белоруссия Республикасының Рәсәйдәге Илчелеге әгъзалары катнашты. «Белруснефтегаз» ЯАҖ нефть һәм газ чыгару һәм эшкәртүгә, “ачкычлы” нефть-газ комплексы һәм энергетика объектларын төзүгә, төрлечә кулланылыштагы торба үткәргечләр җитештерүгә, гражданлык сәнәгате төзелешенә, инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга специальләшә. Компаниянең баш офислары Мәскәүдә һәм Гомельдә урнашкан. Оештыручылары булып, «Белруснефть» республика унитар предприятиесе һәм составында «Проминвестстрой» ЯАҖ, «Промнефтегаз» ААҖ һәм «Роснефтегазстрой» РАҖ булган элеккеге СССР нефть-газ сәнәгате предприятиеләре төзелеше министрлыгының төзелеш бүлекчәләре төркеме санала.
Хәзерге вакытта әлеге төркем предприятиеләре Рәсәй, Ирак, Сирия, Вьетнам, Куба, Алжир, Көнбатыш Европа илләрендәге компания һәм фирмалар белән хезмәттәшлек итәләр. Рәсәй һәм Белоруссия белгечләре тарафыннан 200 мең км озынлыктагы торба үткәргечләр, 1,5 мең компресс һәм насос станцияләре төзелде. “Рәсәй нефть һәм газ төзелеше” РАҖ елына 45 млрд. кубометр суммар егәрлектәге газ эшкәртү заводлары төзелешендә катнашты, гражданлык торагына билгеләнгән 13 млн. кв.м объектларны төзелешкә кертеп җибәрде. «Белруснефтегаз»ның Лондон, Баку һәм Минскида вәкиллекле офислары бар, Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) һәм Астанада (Казахстан) да вәкиллекләре оешып килә.
Казанга килү вакытында кунакларны озатып йөрүче А.Краснов Татарстан Республикасы Хөкүмәтен визит барышы белән таныштырды. Аерым алганда, «Белруснефтегаз» «Химград» индустриаль паркы янындагы «Тасма-холдинг» ААҖ мәйданнарында логистик үзәк төзү турында теләк белдерде. Моның өчен Татарстан хакимиятләре 5,5 гектар җир бүлеп бирергә әзер, ләкин инвестор аны, янәшәдә буш яткан җирләр исәбенә икеләтә арттырып, 10 гектарга кадәр җиткерүләрен сорый. “Алар зур логистик үзәк төзергә телиләр, әзер проект алып килделәр һәм аны тәкъдир итәргә дә әзер”,- диде А.Краснов. Р.Корбанов билгеләп үткәнчә, «Химград» мәйданчыгы әлеге проектны тормышка ашыру өчен тулысынча туры килә, һәм хәзерге вакытта техник пландагы кайбер чишелеп бетмәгән мәсьәләләр генә бар. Мәсәлән, бу территориядә урнашкан берничә бина булачак логистик үзәкнең торак бинасы булырга яраклы һәм инвестор аларны үз милке итеп сатып алырга әзер. Җитештерү һәм социаль-көнкүреш биналарының калган өлешләрен сүтәргә туры киләчәк. ЯАҖ җитәкчелеген тагын бер нәрсә борчый: объектка дигән җирләрне алар үз милекләре буларак алырлармы, сатып алу хокукы белән озак вакытлы арендага бирелерме я булмаса башкачамы. “Безнең максат – комплексның иң югары дәрәҗәдә булуы”, - дип белдерде «Белруснефтегаз» җитәкчесе, ассызыклап, һәм компания белгечләре “иртәгәдән үк” төзелешкә керешергә әзер дип өстәде.
Татарстан Республикасы базарына «Белруснефтегаз» алып чыга торган икенче проект –кунакханәсе булган офис-сәүдә комплексы төзү. Башта “Метро” сәүдә үзәге янындагы шәхси йортларны сүтеп, шул мәйданда төзергә тәкъдим ителә, ләкин шундый ук эшлекле үзәкләр төзелеп килә торган Казансуның юдыртылган ярлары хәзер кулайрак вариант булып күренә. “Шундый ук үзәкләрне компания Россия Федерациясенең башка субъектларында һәм дәүләтләрдә төзи“, - дип белдерде А.Краснов.
Бүген кунаклар «ТНХИХ» ААҖ җитәкчелеге белән очрашты, анда нефть химиясе өлкәсендә үзара бергәләшеп эшләү мәсьәләләре каралды. Р.Яруллин сүзләренә караганда, потенциаль партнерларга “алар өчен кызыклы булып саналган барлык проектлар” да, Татарстан Республикасы нефть-газ-химия комплексы предприятиеләре хакында, шулай ук кече нефть компанияләре ихтыяҗлары өчен нефть эшкәртү заводлары төзү планнары турында да мәгълүмат бирелде.
"Татар-Информ"