Рөстәм Миңнеханов: “Документлар әйләнешенең бердәм мәгълүматлар базасын төзергә кирәк”

21.01.2008

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан дәүләт хакимияте башкарма органнарының кагыйдәләр чыгару эшчәнлеген камилләштерү чаралары һәм 2008 елга законнар чыгару өлкәсендәге мәсьәләләр тикшерелде. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов үткән 2007 елның икътисади, социаль һәм башка өлкәләрдә Татарстан өчен уңышлы ел булуын билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Премьер-министры, күп кенә мәсьәләләрне хәл итү өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек өчен, Татарстан Республикасы Прокурорына рәхмәт белдерде.
“Бүгенге көндә республика министрлыгы һәм ведомостволарының эш башкару дисциплинасы буенча җитди кимчелекләр дә бар. Алдагы елда безне җитди эш көтә. Бүгенге утырышта законнар иҗат итүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән алда торган бурычларны ачык күзалларга тырышырга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Муниципаль хакимиятнең теләсә кайсы органының сыйфатлы норматив документлар эшләве бик мөһим. Муниципалитетлар исә әлегә халыкка һәм дәүләткә зыян китерә торган ахырга кадәр эшләп бетермәү күренешләренә юл куюны дәвам итәләр. Урыннардагы хокук идарәләре органнарының сыйфатлы профессиональ дәрәҗәләренә дә игътибар итәргә кирәк. Республикада дәүләт мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән хокук структураларыннан көчле эш таләп ителә. Без бурычларыбызны билгеләү һәм алга таба эшебезне яхшыртуга мөмкинлек бирә торган тәкъдимнәрне эшкәртү өчен җыелдык. Бу эшкә профессиональ экспертларны да җәлеп итәргә кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасы Премьер-министры үзенең чыгышында шулай ук республиканың соңгы вакытта федераль законнар һәм норматив-хокукый актлар эшләүдә актив катнашмавын билгеләп үтте. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республика законнарын эшләгәндә муниципалитетлар да активрак катнашырга тиеш.
Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән законнарның саны планлаштырылган саннан ел саен артып китүен хәбәр итте. “Ашыгыч рәвештә кабул ителгән законнар, гадәттә, юридик күзлектән караганда сыйфаты ягыннан аерым гаепләүләргә дучар була. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2007 елга закон проекты эшенең үрнәк планы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 95 % ка үтәлде. Закон проектлары эшчәнлегенең сыйфаты арту тенденциясе күзәтелә”, - диде ул.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан, хокукый караштан чыгып, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының Татарстан Республикасы законнары көченең нәтиҗәлелеген камилләштерү турындагы тәкъдимнәре анализланды һәм нәтиҗәләр чыгарылды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасының барлыгы 237 законына анализ ясалды. 2008 елга каралган бурычлардан Шамил Гафаров түбәндәгеләрне билгеләп үтте: министрлыклар һәм ведомстволарның нормалар билгеләү эшчәнлеген планлаштыру сыйфатын күтәрергә, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының закон проектлары эшчәнлеген координацияләүне камилләштерергә, шулай ук башкару дисциплинасын һәм гомумән эшнең сыйфатын арттырырга кирәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев билгеләп үткәнчә, Татарстанда закон чыгару процессы елдан-ел яхшыра бара. “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшендә соңгы елларда закон чыгару эшчәнлегендә системалылык барлыкка килде һәм көчле контроль урнашты. Министрлар Кабинетының закон иҗат итү эшчәнлеге бүгенге көндә 100% ка диярлек үтәлә”, - диде ул. Эштәге җитешсезлекләр рәтендә шул фактны атады: Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан закон проектлары еш кына үз вакытында тапшырылмый. “Әле хәзергә кадәр тәкъдим ителгән закон проектларының юридик яктан тәҗрибәсе җитешми, өстәвенә тиешле материал һәрвакытта да тулысынча тапшырылмый. Закон проектлары ике дәүләт телендә дә түгел, ә бер генә телдә тәкъдим ителә”, - дигән фикердә Александр Гусев.
Утырыш карарларына йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов республикада бердәм мәгълүмати база булдырырга һәм документлар әйләнеше эшен системага салырга кирәклеген билгеләп үтте. “Моның өчен бездә техник мөмкинлекләр бар. Безгә эштәге җитешсезлекләрне бетерергә ярдәм итә торган системалы карарлар кирәк. Эшне ттулаем системалаштырырга, мөнәсәбәтләр урнаштырырга һәм документлар тапшыру графигын төгәл билгеләргә кирәк”, - диде ул.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Равил Моратов, Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров, Татарстан Республикасы юстиция министры Мидхәт Корманов һәм башкалар катнашты.
"Татар-Информ"