Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә Татарстан Республикасыннан килгән делегатлар белән очрашты.
Искәртәбез, Татарстан Республикасыннан XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә 200 делегат һәм 180 волонтер катнаша.
Татарстанда XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә катнашуга 2674 заявка бирелгән булган, ә конкурс Россиядә иң зурысы булган – бер урынга 14 кеше.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күргәзмә стендын карады, темасы – Tatarstan for YOUth. Һәр көнне мәйданчык эше билгеле бер темага багышлана. Татарстан делегатлары төбәкнең туризм потенциалын, яшьләр сәясәте өлкәсендәге казанышларны, республиканың сәнәгать һәм инвестицион потенциалын тәкъдир иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов делегатларга XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә яхшы эшләүләрен, барлык чараларда да – дискуссияләрдә, мәдәни вакыйгаларда, спорт ярышларында актив катнашуларын теләде.
Чара күмәкләшеп фотога төшү белән тәмамланды.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар озата йөрде.