Рөстәм Миңнеханов: “Республика чиновникларының һәм халкының хокукый грамоталылыгын күтәрергә кирәк”

19.01.2008

Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы булып узды.
Татарстан Республикасы юстиция министры Мидхәт Корманов үзенең чыгышында хәбәр иткәнчә, закон проектының үрнәк планы нигезендә, 2007 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 19 закон проектына карата законнар чыгару инициативасы субъекты булып торды. 16 Татарстан Республикасы Законы кабул ителде, расланды һәм бастырып чыгарылды, 2 закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан яңадан эшләү өчен кире кайтарылды, берсе үрнәк планнан чыгарып ук ташланды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына өстәмә рәвештә 50 закон проекты кертелде. Юстиция министрлыгының турыдан-туры катнашы белән 56 норматив-хокукый актлар проекты эшкәртелде. Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан 2753 норматив-хокукый актларга юридик экспертиза үткәрелгән, Татарстан Республикасы Премьер-министры, аның урынбасарларының һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчеләренең нормалар билгеләү эшчәнлеге өлкәсендәге 194 боерыгы үтәлгән. Узган елның үзенчәлеге булып, “Вәкаләтләрне чикләүне камилләштерү белән бәйле рәвештә, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль Законны гамәлгә ашыру буенча масштаблы нормалар билгеләү эшчәнлеге торды. Хәзерге вакытта республикада Татарстан Республикасы законнары көченең нәтиҗәлелеген бәяләү һәм камилләштерү буенча эш алып барыла, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына һәм Дәүләт Советына алар буенча тиешле тәкъдимнәр кертелгән 327 законга анализ ясалган.
Узган елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан хокук мәсьәләләре һәм аның эксперт советы буенча Ведомствоара координацион комитет эшчәнлеген оештыру, информацион-аналитик, материаль-техник яктан тәэмин ителеш башкарылды. Эксперт советы тарафыннан Татарстан Республикасы законнарының 73 проекты каралган. Үткән ел Татарстан Республикасы норматив-хокук актларының бердәм банкын төзү өчен тәкъдим ителгән 4766 документ өйрәнелгән, шуларның 3953 е бердәм банкка кертелгән.
2006 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы структурасында хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнеш буенча департамент оештырылган. Департамент хезмәткәрләре эшкә актив кереп киттеләр һәм җирле үзидарә норматив-хокук базасы оештыруда катнашалар. 2007 елда яңа оешкан муниципаль районнарга бирелгән мөлкәт йөкләмәләре буенча тапшыргыч актларны раслау турында барлыгы 8 закон проекты әзерләнгән. 2007 елда мировой судьялар аппараты хезмәткәрләренең саны сизелерлек артты, алар эше өчен тиешле материаль-техник шартлар тудыру буенча чаралар күрелде.
Утырыш коллегиясенә йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов теләсә нинди хокукый дәүләтнең җитди норматив-хокук базасы булдыруны һәм булган законнарны һәм норматив-хокук документларын үтәүне таләп итүен билгеләп үтте. ”Чиновникларның хокукый грамотасызлыгы аркасында, дәүләт кайчак кыен хәлдә кала. Без министрлыклар, муниципаль районнар һәм муниципаль берәмлекләргә караган норматив документларның барлык мәгълүматлар базасын тупларга тиешбез. Шундый база төзү Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшен генә түгел, ә бөтен хокук саклау органнарының да эшен җиңеләйтәчәк”, - дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан тагы да нәтиҗәлерәк эш көтелә. “Татарстан проектларына акча кертергә теләгән инвесторлар хәвефнең минималь булуына ышанырга тиешләр. Соңгы елларда инвесторларны яклый һәм аларга эшләргә мөмкинлек бирә торган норматив-хокукый актлар барлыкка килү аркасында, республикага һәм гомумән безнең илгә капитал агыла башлау күзәтелә. Шулай да, әгәр безнең хокук системасы эшләмәсә, ә норматив документлар һәм законнар үтәлмәсә, ай-һай, кем дә булса берәү үз акчаларын безгә ышанып тапшырырга теләр иде микән. Мин бу планда Татарстан – инвесторлар килә торган шактый стабиль һәм тотрыклы регион дип уйлыйм”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Премьер-министр шулай ук мировой судьялар эшенә дә игътибарын юнәлтте. “Мировой судьялар янына, үзләренең бик мөһим проблемаларын чишү өчен, безнең гражданнар килә. Гражданнар килә торган урыннар уңайлы булырга тиеш. Мировой судья аппараты хезмәткәрләре үз эшләренең осталары булырга тиеш. Бу мәсьәләләрне чишкәндә муниципалитетлар читтә калырга тиеш түгел”, - диде ул. Бүгенге көнгә Татарстан Хөкүмәтен борчый торган тагын бер мәсьәлә – федераль закон һәм норматив актлар төзегән вакытта республиканың да катнашуы. “Безнең мәнфәгатьләрне кыса торган закон һәм норматив актлар барлыкка килә. Депутат корпусы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте белән эшли торган махсус төркем оештырылырга тиеш. Без нинди законнар һәм норматив актлар чыгышка әзерләнүе турында тулы мәгълүмат тупларга һәм аларны эшләгәндә субъект мәнфәгатьләрен яклап чыгарга тиешбез”, - дип, үз фикерен белдерде Премьер. Рөстәм Миңнеханов шулай ук алга таба Татарстан халкының һәм республика министрлыгы һәм ведомстволарының хокукый грамоталылыгын күтәрүнең зарурилылыгын билгеләп үтте.
Гомумән алганда, Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, 2007 ел Татарстан өчен уңышлы булды: инвестицияләр күләме артты, республикада тормыш сыйфаты яхшырды, хәзерге вакытта халыкның кереме үсә, өстенлекле милли проектларны гамәлгә ашыруда нәтиҗәлелек сизелә башлады. Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренә киләсе елда да нәтиҗәле эш теләде. Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов узган елда аеруча яхшы эшләгән министрлык хезмәткәрләренә хөкүмәт бүләкләре тапшырды.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров, Татарстан Республикасы законлылык, регламент һәм депутат этикасы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе Җәмил Яһудин, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе Александр Федоров һәм башкалар катнашты.
"Татар-Информ"