Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Рәсәй Пенсия фонды бүлегенең нәтиҗәле эшен билгеләп үтте

18.01.2008

Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Рәсәй Пенсия фонды бүлегенең киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты.
Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында 2007 елның республика икътисады өчен шактый уңышлы булуын билгеләп үтте. Башлангыч бәяләргә караганда, тулай төбәк продукты 740 млрд.сумнан артык тәшкил итте, үсеш - 8,7%. “Мин елны шактый уңышлы булды дип саныйм. 2007 елда халыкның реаль акча кереме 15,8 процентка артты, бу – яхшы күрсәткеч. Россия Федерациясе субъектлары арасында сатып алу сәләте буенча Татарстан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала 3 нче урында тора”, - дип аңлатты Хөкүмәт башлыгы.
2007 елда Пенсия фонды органнарының эш нәтиҗәләренә игътибарын юнәлтеп, Р.Миңнеханов түбәндәгеләрне билгеләде: гәрчә узган елда илнең пенсияләр белән тәэмин ителешендә, чыннан да, яхшы гына нәтиҗәләргә ирешелгән булса да, ил җитәкчелеге тарафыннан яңа пенсия реформасы яки инде урнашып җиткән пенсия системасына төзәтмәләр кертү турында хәбәр ителгән иде, моңа әзер торырга кирәк.
“Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында бер пенсионерга ике эшләүче кеше туры килә. Әгәр хәл алга таба да шул рәвешчә барса, 2030 елга ул бергә-бер нисбәттә булачак, ә бу икътисад өчен җитди йөкләмә булырга мөмкин, - дип билгеләп үтте Хөкүмәт башлыгы. – Әлеге проблема җитди чишелешне таләп итә, моны истә тотарга һәм аңа әзер торырга кирәк”. Уңай факторларның берсе сыйфатында Премьер-министр эшләүче пенсионерларның саны артуын да билгеләп үтте һәм бу хәлгә, шул исәптән өлкән яшьтәге гражданнар укуларын оештыру өлкәсендә ныклы булышлык итәргә кирәклеген дә өстәп әйтте. Премьер-министр пенсияләр белән тәэмин ителешнең төп күрсәткече булып хезмәт хакы саналуын ассызыклап китте. Исәпләп чыгарылган уртача хезмәт хакы, ноябрь аена алынган мәгълүматларга караганда, 12,1 мең сум тәшкил итә, үсеш - 29 процент. “Быел без хезмәткә түләүнең тармаклы системасына күчәргә планлаштырабыз, бюджет учреждениеләрен дә автономлыга (үзидарәлегә) күчерү эшен дәвам иттерергә уйлыйбыз. Болар барысы да бюджет челтәрендә хезмәт хакын күтәрүгә юнәлдерелгән булырга тиеш, - дип аңлатты Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов Пенсия фонды төзелешендә җитди эш алып барылганлыгын, шулай да пенсия страхованиесе буенча бурычлары булган предприятиеләрдә борчылырлык саннар булуын билгеләп үтте. Татарстан Республикасы буенча Рәсәй Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов тәкъдимнәренә аңлатма биреп, Хөкүмәт җитәкчесе, бурычлыларга карата тагы да җитдирәк чаралар күрү уңаеннан, пенсия страхованиесе буенча бурыч күләмен индикатор рәвешендә кертү тәкъдиме буенча муниципалитетлар эшенең игътибарга лаек булуын билгеләп үтте. Теркәү хезмәте дә банкрот предприятиеләр белән эшләүче арбитраж җитәкчеләргә карата тиешле чараларны күрергә тиеш. “Һәм сатып алу системасы шуннан чыгып билгеләнергә тиеш: бурычлары булган предприятие дәүләт йөкләмәсе алу хокукына ия була алмый”, - дип килешүен белдерде Премьер-министр.
Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенең 2008 елга социаль ярдәм җыелмасыннан шул хокукка ия булган 73,2 процент гражданның баш тартуы уңаеннан борчылуын билгеләп үтте. “Бу шул турыда сөйли: дәүләткә карата ышаныч юк, һәм дәүләтнең вәгъдәләре дә гамәли эштә җитәрлек дәрәҗәдә кулланылмый”, - дип басым ясады ул. Хөкүмәт башлыгы республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгын алдагы елда өстәмә рәвештә дарулар белән тәэмин ителеш программасы буенча ныклы эш алып барырга чакырды. “Дарулар белән өстәмә тәэмин итү вәкаләтләре төбәкләргә тапшырылды һәм системаның нәтиҗәле булуын күрсәтергә һәм исбат итәргә кирәк. Бу кешеләрнең дәүләткә булган ышанычын кире кайтару өчен, безгә әле бик җитди эшләргә кирәк булачак. Әлеге норма безнең гражданнарның өстәмә ярдәме булыр иде”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Хөкүмәт башлыгы шулай ук Татарстан Республикасы буенча Рәсәй Пенсия фонды бүлегенә рәхмәт белдерде һәм күчмә клиентлык хезмәтен үзен уңай яктан күрсәткәне өчен аерым билгеләп үтте.
"Татар-Информ"